Чирмешән районында 1642 инвалид яши
Районда физик мөмкинлекләре чикле 1642 кеше яши, аларның 68 е – балалар һәм 18 яшькә кадәргеләр, 151 е – беренче, 905 е – икенче, 518 е – өченче төркем инвалид.
496 инвалид – хезмәткә яраклы яшьтә, 136 сы – бала чактан инвалид, физик мөмкинлекләре чикле 45 кеше коляскада гына хәрәкәтләнергә мәҗбүр. 71 якташыбыз кеше ярдәменә мохтаҗ, аларны социаль хезмәткәрләр карый.
Инвалидлар декадасы кысаларында Россия Федарациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин быел да коляскадагы 30 инвалидка бүләк ясаган – азык-төлек пакетлары тапшырган.
Фото Кадрии Гамировой
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев