Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында бозау урлаучылар тоткарланган

01Үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмаган. Бу хакта безгә 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан хәбәр иттеләр. 02Чирмешән полиция бүлекчәсенә бер атнада 41 гариза һәм хәбәр кергән. Кузай-Нурлат юлында ВАЗ-20140 автомашинасын йөртүче идарәне югалтып, юл кырыена төшеп ава. Имгәнүләр алган йөртүчене Әлмәт шәһәренә медсанчастькә озаталар. Туймәт авылы кешесе "Чирмешән агрохезмәтләре"нең җәйге...

01Үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмаган. Бу хакта безгә 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан хәбәр иттеләр.

02Чирмешән полиция бүлекчәсенә бер атнада 41 гариза һәм хәбәр кергән. Кузай-Нурлат юлында ВАЗ-20140 автомашинасын йөртүче идарәне югалтып, юл кырыена төшеп ава. Имгәнүләр алган йөртүчене Әлмәт шәһәренә медсанчастькә озаталар.
Туймәт авылы кешесе "Чирмешән агрохезмәтләре"нең җәйге лагереннән 300-350 килограмм авырлыктагы өч үгез урлый.
Красная Поляна поселогында яшәүче кесә телефоны урлаган өчен җаваплылыкка тартылачак.
ЮХИДИ хезмәткәрләре бер атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 76 кешене ачыклаганнар. Шуларның берсе транспорт белән аек булмаган килеш идарә иткән.
Участок инспекторлары һәм башка хезмәҗләр җәмәгать тәртибен бозган 10 административ беркетмә төзегәннәр.
Районда "Яшүсмер", "Урак", "Мәк" оператив-профилактик чаралар үткәрелә.
03 Узган атнада ашыгыч медицина ярдәменә тәүлегенә уртача 20 чакыру кергән.
-Аларның күпчелеге йөрәк-кан тамырлары системалары сау булмаган кешеләр янына, - дип хәбәр итте фельдшер Дилә Шәрәфетдинова. Шимбә, якшәмбе көннәрендә 5 кеше көнкүрештә алган имгәнүләр белән мөрәҗәгать итте.
04Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада 40 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Нурлат ЮХИДИ Кузай