Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы балалары лагерьларда ял итә

"Кояшлы" ял һәм сәламәтләндерү лагере 7 июньдә бәләкәй хуҗаларын кабул итте.

-Беренче сменада, 21 көн дәвамында, 7 яшьтән 15 яшькәчә 40 бала ял итә, - ди смена начальнигы Таһир Рәхимҗанов. - Балалар тәүлеккә биш тапкыр туклана, көннәре дә, кичләре дә күңелле үтә. Футбол, волейбол, баскетбол өчен төзелгән универсаль спорт һәм уен мәйданчыкларында барысына да урын җитә.
Һәр сменада балалар дүртәр тапкыр район үзәгендәге бассейнда су керәчәк, Елховойдагы музейга һәм Әлмәт шәһәрендәге паркка сәяхәтләр планлаштырыла. Ял итүчеләргә балигъ булмаганнар эшләрен профилактикалау бүлекчәсе, ЮХИДИ хезмәткәрләре, электрчылар белән дә мавыктыргыч очрашулар оештырылачак.
Икенче сменада да 40 бала 21 көн ял итәчәк. Өченче - профиль сменада 50 спортчы 18 көн дәвамында сәламәтлекләрен ныгытачак. Ә дүртенче сменада 25 балага 7 көн ял итү мөмкинлеге тудырылачак.
8 июньнән мәктәп яны лагерлары да үз ишекләрен ачты. 16 мәктәп базасында оештырылган лагерьда 486 укучы ял итә. Шуларның икесе - хезмәт һәм ял лагере, аларда 45 укучы 18 көн дәвамында ялны хезмәт белән чиратлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы лагерЬ “Кояшлы“ лагеры