Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы халкының 40 проценттан күбрәге гриппка каршы прививка ясатты

Район халкының 40 проценттан артыгы, ягъни 8410 кеше гриппка каршы прививка ясатты, шулардан 2680 се - балаларга.

Көннәр җылыта башлау белән грипп баш күтәрә, больницага мөрәҗәгать итүчеләр саны да арта. Бу чирдән саклануның иң нәтиҗәле чарасы - прививка ясату.

Вакцина беренче чиратта ул балаларга, олы яшьтәге кешеләргә, хроник авырулар белән интегүчеләргә, авырлы хатын-кызларга, шулай ук халык белән эшләүче төркемнәргә – медицина хезмәткәрләренә, укытучыларга, студентларга, транспортта һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә ясала. Ул авыру баш күтәрергә 2-3 атна кала алдан кадалырга тиеш. Гриппка каршы прививка ясатып организмны аеруча куркыныч вируслардан сакларга мөмкин, тик әле аннан кала да 200 ләп вирус кала. Алар кискен тын юллары инфекциясе йоктыруга сәбәпче була.

Грипп – һәркем йоктырырга мөмкин кискен йогышлы авыру. Аны кешенең борынына һәм тамагына эләккән вирус китереп чыгара. Ютәлләүче, төчкерүче авыру кеше инфекция чыганагы булып тора. Аеруча беренче 3-4 көндә авыруда башкаларга чирне йоктыру хәвефе көчле. Гриппның инкубацион вакыты берничә сәгатьтән 3-4 тәүлеккә кадәр күзәтелергә мөмкин.

Авыру кискен башлана: өшү, калтырау, баш авырту (аеруча маңгай һәм чигәләр), югары температура, куллар-аяклар, сөякләр, күзләр авырту, утка туры карап булмау күзәтелә.

Грипп белән авырган очракта нишләргә?

Өйдә калырга һәм кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул диагноз куярга һәм авыруның хәленә, яшенә карап тиешле дәвалау билгеләргә тиеш. Күп итеп су эчәргә киңәш ителә. Бу кайнар чәй, мүк җиләге, карлыган, нарат җиләге морсы, минераль су һәм башкалар булырга мөмкин. Халык чараларына килгәндә, гөлҗимеш суы, юкә белән балан, бал белән кура җиләге, прополис, бал белән сарымсак файдалы.

Авыру таралмасын өчен авыруны изоляцияләргә кирәк. Чирле балаларны бакчага, мәктәпкә яки башка чараларга җибәрмәскә. Бүлмәне даими җилләтеп тору, идәнне, җиһазларны дезинфекцияләнгән чаралар белән сөртеп тору мөһим. Авыру белән аралашуны чикләргә киңәш ителә. Аның белән аралашканда медицина битлегеннән файдаланыгыз.

Гриппны профилактикалауның төп алымы булган прививканы ясатмаган булсагыз, эпидемия сезонында халык күпләп җыела торган урыннарга барудан тыелып торыгыз. Җәмәгать транспортыннан һәм урамнан кергәннән соң кулларны сабынлап юарга гадәтләнегез.

Альмира Гарифуллина,

район үзәк больницасы эпидемиологы.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев