Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы газчылары конторасына 25 елдан соң төзүчеләр килде

Район газчыларының административ бинасы нык матурланды. Әлегә кадәр монда 25 ел ремонт булмаган.

Капиталь ремонт барышында барын да кузгаттылар биредә. Төзүчеләр контораның ишек-тәрәзәләрен, ут, су, канализация челтәрләрен, идән-түшәмнәрен яңарттылар, стеналарын тигезләделәр. Монда санузел да ясалачак.

-Газ хезмәте бу административ бинага 1995 елда күчеп эшли башлаган, шуннан бирле ремонт булганы юк иде, - ди газ хезмәте начальнигы Илгизәр Минханов.- Авария-диспетчерлык бинасы да нәкъ шулай матурланачак. Төзүчеләр хәзер анда эшли. Ремонт октябрь аенда төгәлләнергә тиеш.

Сүз уңаеннан, район газ хезмәте - бүген 67 райондашыбыз өчен эш урыны. Машина трактор-паркларында өч УАЗ, бер ГАЗель автомашинасы һәм бер МТЗ-82 тракторы бар.

Ольга Ермишева фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X