Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшинның, коронавирус авыруы белән бәйле вәзгыять уңаеннан, халыкка мөрәҗәгате

Хөрмәтле чирмешәнлеләр! Кадерле якташлар! Сезгә бик актуаль һәм барыбызны да борчыган мәсьәлә уңаеннан мөрәҗәгать итәм.

Дөньяда коронавирус эпидемиясе белән бәйле вәзгыятьнең никадәр кискен торуын күреп, ишетеп беләбез. Күп илләрдә авыручыларның һәм үлүчеләрнең әле дә артуы күзәтелә. Безнең республикада һәм шулай ук районыбызда да бу чир белән бәйле хәл бик катлаулы. Республикада югары әзерлек режимы гамәлдә булуын дәвам итә. Без сезнең белән бергә Роспотребнадзор киңәшләрен үтәргә һәм торак пунктларны, район халкының куркынычсызлыгын, сәламәтлеген сакларга бурычлыбыз. Республикада да, районда авыручылар көннән-көн арта бара.

Бүген районда коронавирус белән авыручылар саны 27гә җиткән, больницадан тыш үпкә ялкынсынуы белән 387 кеше авырый. Үлүчеләр саны да артты.

Йогышлы чир беркемне дә, балаларны да, олыларны да аямый, өлкәннәребезне бигрәк тә. Чиргә ышанмыйча караган кайбер гражданнар үзләре дә коронавирус корбаны булдылар.

Алдан күрелгән чаралар нәтиҗәсендә, без, тулаем алганда, авыруның киң һәм тиз таралуын тоткарлап торабыз әле. Әмма шуны аңларга тиешбез, районыбыз үзенең географик урыны аркасында да куркынычтан читтә кала алмый. Безнең чиктә эпидемия белән зарарланган төбәкләр бар һәм аның  Чирмешән районына үтеп керүен тулысынча туктату мөмкин түгел.

Район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләренә, эшмәкәрләргә һәм сәүдә нокталары хуҗаларына аерым мөрәҗәгать итәм. Яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмауга юнәлтелгән барлык чараларны үтәвегезне үтенәм һәм киңәш итәм. Болар: социаль дистанция саклау, битлек режимы, дезинфекция чаралары, җәмәгать туклануы урыннарында дөрес, ара калдырып утырту.

Бүген ак халатлы чын геройларга аерым рәхмәт әйтәсе килә, медицина хезмәткәрләре пациентларның сәламәтлеге һәм тормышы өчен тәүлекләр буе фидакарь көрәш алып баралар. Үзләренең гомерләренә дә куркыныч янавын белә торып, алар Гиппократ антына тугры калалар.

Табиб һөнәре - иң гуманлы, кешелекле һәм алыштыргысыз. Инфекция белән көрәшүнең иң катлаулы чоры вакытында мин барлык медицина хезмәткәрләренә, хезмәт ветераннарына, студентларга, ординаторларга биниһая зур хезмәтләре өчен түбәнчелек белән баш иям.

Ак халатлы һөнәр ияләренә зур җаваплылык йөкләнгән, эшләре югары компетентлылык, бирелгәнлек, сабырлык һәм шәфкатьлелек таләп итә. Безнең медикларыбыз бу мөһим миссияне уңышлы үтәп баралар, сәламәтлек саклау системасын үстерүгә саллы өлеш кертәләр. Сәламәтлек саклау тармагының хөрмәтле хезмәткәрләре, бик зур рәхмәт сезгә.

Кадерлеле якташлар! Мин битлек режимын сакларга, кечкенә урыннарда халыкның күпләп җыелуына юл куймаска, чаралар вакытында мөһим барлык саклану таләпләрен үтәргә катгый рәвештә өндим. Бүген халыкны вирустан саклауның иң яхшы чарасы - бу вакцинацияләнү, ул йогышлы чирне контрольгә алырга һәм көндәлек тормышыбызны гадәти юлга кайтарырга ярдәм итәчәк. Сәүдә үзәкләрендә QR кодлар күрсәтү таләпләрен дә аңлап кабул итүегезне үтенәм – бу чаралар барысы да сезнең белән безнең иминлегебез өчен эшләнә. Өлкәнннәргә бик зур үтенеч: барлык куркынычсызлык һәм үзизоляция таләпләрен үтәгез. 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә хәвеф ныграк яный, бу категориядә чир авыррак формада уза.

Инде тагын кабатлыйм, зинһар, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Бөтен саклану чараларын үтәгез. Үзебезнең якыннарыбыз, туганнарыбыз,  янәшәдә яшәүче, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр өчен шәхси җаваплылык турында да онытмыйк!.

Сүзләремне аңлап, ихластан кабул итүе гезгә өметләнәм. Иң мөһиме, барыбыз да сау-сәламәт булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев