Авылга дәүләт ярдәме кирәк
Әккәрәйдә яшәүче Николай Трофимов гомере буе туган җирендә эшләп, лаеклы ялга чыга. Ул озак еллар Фрунзе исемендәге колхозны җитәкли. Якташлары әле бүген дә аны "иске хуҗа" дип олылыйлар. Быел 80 яшен тутыручы Н. Трофимов хезмәт юлын Фрунзе исемендәге хуҗалыкта башлап җибәрә. Монда армиягә кадәр үк эшли башлый. Өч ел хезмәт...
Әккәрәйдә яшәүче Николай Трофимов гомере буе туган җирендә эшләп, лаеклы ялга чыга. Ул озак еллар Фрунзе исемендәге колхозны җитәкли. Якташлары әле бүген дә аны "иске хуҗа" дип олылыйлар.
Быел 80 яшен тутыручы Н. Трофимов хезмәт юлын Фрунзе исемендәге хуҗалыкта башлап җибәрә. Монда армиягә кадәр үк эшли башлый. Өч ел хезмәт итеп кайткач кабат колхозга, агроном булып урнаша. Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында һөнәр үзләштергән булса да, читтән торып югары уку йортын да тәмамлый.
1966нчы елны энергияле, тырыш, актив, белемле яшь белгечне рәис итеп сайлап куялар. Николай Никифорович 23 ел Ивашкино һәм Әккәрәй авылларын берләштергән Фрунзе исемендәге хуҗалыкны җитәкли.
"Ике бригадага 5 мең гектар эшкәртелә торган җир мәйданы исәпләнә иде. Тракторлар, комбайннар, ягулык та бар, ә менә автомашиналар җитәрлек түгел иде. Мин үзем дә сигез ел атта йөрдем, аннан соң гына "УАЗ" машинасы бирделәр,- дип искә ала ветеран. - Мин эшләгән дәвердә беркайчан да белгечләр белән проблема булмады. Инженерлар, агрономнар, ветеринарлар - барысы да үзебезнекеләр иде. Яшьләр шәһәрдә укып, авылга кайттылар. Барысына да эш булды. Бер елны Ивашкинода бер класс авылда калды. Кызлары - бөтенесе фермага сыер савучы булып урнаштылар. 1966-нчы елга кадәр колхозчыларга акча түләнмәде, хезмәт көненә генә эшләделәр, ә инде 67нче елдан башлап эш хакын акчалата бирә башладылар. Сөтне күп сауган сыер савучы белгечләргә караганда да күбрәк акча ала иде. Колхоз халыкны утын (газ булмаганда), мал азыгы, икмәк белән тәэмин итеп торды".
30-40 еллар элек Фрунзе исемендәге колхоз мактаулылар сафында була. Николай Никифорович ул чор турында горурлык белән сөйли. Моңа урын да бар.
70-80нче елларда гына да Ивашкино белән Әккәрәй авылларында 100дән артык объект төзелә. Терлекчелек биналары гына түгел (мөгезле эре терлек саны 2 мең 500гә, дуңгызлар 2 мең 800гә җитә), ә социаль объектлар да: кибетләр дә, мәктәпләр дә төзелә. Әккәрәйдәге кирпеч заводында эш һич туктап тормый. Ул чорда колхоз ярдәме белән байтак кына колхозчы да яңа йортлар төзеп кала.
Фрунзе исемендәге колхоз базасында семинарлар да еш үтә. Хуҗалык җитәкчесе халык белән даими очраша, терлекчеләр, механизаторлар белән ай саен диярлек киңәшмәләр үткәрә.
"Чәчкән кырлар чиста, рәтләр туп-туры. Игенчелек технологиясе, культурасы җиренә җиткереп үтәлә иде,- ди әңгәмәдәшем.
- Орлыкчылык, яшелчәчелек белән дә шөгыльләнеп акча эшләдек. 20 гектар мәйданда кәбестә, аш чөгендере, кишер үстереп, мәктәпләргә, балалар бакчаларына тапшырдык.
Халык та әйбәт иде бит. Ивашкинолылар да, Әккәрәйлеләр дә бик тырышып эшләделәр. Хезмәт дисциплинасын йомшартмадык.
Эшләгән кешенең кадере дә булды. Алдынгыларга грамоталар, премияләр, бүләкләр дә бирдек. Төрле шифаханәләргә юлламалар тәкъдим итәләр иде. Кайвакыт шунда баручылар булмый иде әле, янәсе эш кала".
Николай Никифорович сөйләгәннәрне бер кыска гына язмага сыйдырып та булмый, билгеле.
"Ленин юлында" район газетасында да Фрунзе исемендәге хуҗалыкны мактап, еш телгә алалар.
Сүз уңаеннан, Николай Никифорович ул язмаларны җыеп барып, бер альбом туплаган. Күптән түгел аны мәктәп музеена тапшырган.
Татарстанның атказанган агрономы Николай Трофимов бик актив кеше, ул район Советы депутаты, Әккәрәйнең ветераннар советы рәисе ....
"Кызганыч, бүген җимерелгән ферма биналарын күреп йөрәгем әрни. Күпме кешенең хезмәтен җилгә очыралар, - ди Николай Никифорович. - Моңа авыл халкы гаепле түгел, дәүләт, хөкүмәт авыл хуҗалыгына күбрәк ярдәм күрсәтергә тиеш".
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев