Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

2015 ел - Чирмешән тарихында

Январь, февраль айларында авылларда халык җыеннары узды. Чирмешәндә "Россельхозбанк"ның өстәмә офисы эшләми, ул былтыр ябылды. Район үзәгендәге күп фатирлы, ике катлы җиде йортта капиталь ремонт эшләре башкардылар. Утызимәнлеләр якташлары, күренекле язучы, фикер иясе Габдерәхим Утыз Имәнинең 160 еллыгы уңаеннан фәнни-гамәли конференция оештырдылар. "Ел укытучысы" бәйгесендә Лашман урта мәктәбенең инглиз теле...

Январь, февраль айларында авылларда халык җыеннары узды.

Чирмешәндә "Россельхозбанк"ның өстәмә офисы эшләми, ул былтыр ябылды.
Район үзәгендәге күп фатирлы, ике катлы җиде йортта капиталь ремонт эшләре башкардылар.
Утызимәнлеләр якташлары, күренекле язучы, фикер иясе Габдерәхим Утыз Имәнинең 160 еллыгы уңаеннан фәнни-гамәли конференция оештырдылар.
"Ел укытучысы" бәйгесендә Лашман урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Рәмзия Ихсанова - җиңүче.
Чирмешәндә узган Бөтенроссия "Түгәрәк уен" фольклор фестиваленең зона этабында республикабызның җиде районыннан 200дән артык кеше катнашты.
Узган елда Ивашкино, Бәркәтә балалар бакчаларында, Урманасты Үтәмеш, Утыз Имән, Шешминка, Түбән Кәминкә мәдәният йортларында, Күтәмә, Иске Котыш, Туймәт мәктәпләрендә капиталь ремонт үткәрелде.
Район мөхтәсибәте оештырган мөселманнар спартакиадасында Чирмешәннән 75 яшьлек Солтан Хәлиуллин 16 килограммлы герне 75 тапкыр һавага чөйде.
Республика районнарында авыл җирлекләре советлары биналарыннан акча, компьютер техникасы, бланклар урлап йөргән җинаятьчел төркемне Иске Котышта тоткарладылар. Угрыларны эләктерүдә авыл храмы настоятеле Николай Тарасовның уялыгы булыша.
"Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе уздырган шахмат турнирының төп төркемендә җиңүче - Утыз Имәннән Самат Ризванов.
Мәктәп укучылары инде җиденче тапкыр "Мин татарча сөйләшәм" бәйгесендә катнашты.
Чуваш башкаручыларының рекрут җырлары "Никрут юрри" телевизион конкурсының гала-концертында Әккәрәйнең "Хавас" ансамбле Гран-при иясе булды. Җиңүчеләргә бүләк - Тула гармуны.
Быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгын үткәрдек. Бәйрәм көннәрендә районыбызда 25 Бөек Ватан сугышы ветераны исән иде.
Якташыбыз, язучы Рәмзия Габделхакова район Советының Утыз Имәни премиясенә лаек булды.
Кызыл Чишмә һәм Яшәүче авылларында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә стелалар ачтылар.
Чирмешәндә инде дүртенче ел рәттән уздырылучы "Уйнагыз, гармуннар!" фестивалендә утызлап гармунчы катнашты.
Июнь аенда Түбән Кәминкәдә чыккан гарасат берәүләрнең өй түбәсен алды.
2015 нче елның язгы кыр эшләре йомгаклары буенча, "Сөлчә" җәмгыяте районда беренче дип табылды. "Чирмешән АГРО" механизаторы Александр Беззубов - кыр батыры. Сабантуйда, көрәштә Илнар Кәримов (Туймәт) - инде дүртенче тапкыр абсолют батыр.
Кара Чишмә мәктәбенең беренче класс укучысы Таулина Газизова "Мәдәни көндәлек" акциясенең район этабында җиңү яулаган.
Быел район мәктәпләрен 156 укучы тәмамлады.
Май-июнь айларында район үзәк больницасына "тычкан чире" эләктергән дүрт авыру мөрәҗәгать иткән.
Ульяновкада - фелҗдшер-акушерлык, ә Чирмешәндә ветеринария пунктлары ачтылар. Чирмешәндә яңа төзелгән паталогоанатомия бүлеге дә бик кирәк иде.
Район делегациясе 352 еллык тарихы булган Пенза шәһәрендә үткән өлкә Сабан туенда булып кайтты.
Югары Кәминкә авылында яшәүче 66 яшьлек ветеран укытучы Ясәви Шәмсетдиновның инде өченче китабы дөнья күрде. Туймәт авылы тарихын сурәтләгән бу документаль басма "Туймәт: дәверләр һәм кешеләр" дип атала.
Себердә эшләүче эшмәкәр Ильяс Хәнәфиев туган авылы Югары Кәминкәдә 1000 башка исәпләнгән зур терлекчелек комплексы төзергә кереште.
Әккәрәйдә яшәүче Тимофей Трофимов ун көн эчендә бабай да, бишенче тапкыр әти дә булды. 7 июль көнне Трофимовларның, Чаллыда яшәүче кызлары Таня малай таба, ә ун көннән соң әниләре Ларисаның бишенче баласы - кызы Маша туа.
Район үзәгенең Техническая урамында, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршында яңа сквер төзелде.
Әмирдә, Девичья Поляна авылларында яңа мәктәп биналары, Ульяновакада балалар бакчасы, Сосновкада мәдәният йорты төзелде.
Яшәүче авылында берара ябылып торган райпо кибете янә эшли башлады.
"Ветераннарга-торак" программасы кысаларында район үзәгенең элеккеге "аэропорт" мәйданында тугыз йорт төзелде.
Сентябрь аенда республика Президентын сайлауларда күпчелек чирмешәнлеләр Рөстәм Миңнехановны яклап тавыш бирделәр.
Фердинат Мидхәт улы Дәүләтшин Чирмешән авыл җирлеге Советы депутаты, шул җирлек башлыгы, Чирмешән муниципаль район башлыгы, Совет рәисе итеп сайланды.
Чирмешәндә, Амур ягында төзеләчәк мәчетнең нигезен кордылар.
Лашманда Илһам Әбүнәгыймов һәм Ринат Мөхибуллиннар иске машиналардан тракторлар җыйганнар.
Бәркәтәдә яшәүче Әминә һәм Рәфис Насыйбуллиннар быел бик күп кабак үстергәннәр. Аларның кайберләрен күтәрергә ир-егетләрнең дә көче җитмәгән: тәгәрәтеп кенә йөрткәннәр, имеш.
Район авыллары чиркәүләре авыл халкыннан кишер, суган, бәрәңге, аш чөгендере җыеп, Чистай епархиясенә озатканнар. Мәчет мәхәлләләре дә мәдрәсәләр өчен яшелчә җыйдылар.
Шешминкада яшәүче 25 яшьлек Иван Самойлов быел 1000 башка якын каз үстерде.
Чирмешәннең яңа микрорайонында "Әкият" балалар бакчасы ачылды.
Яшь комбайнчыларның республика конкурсында Керкәле егете Марсель Әхмәтвәлиевка истәлек бүләге тапшырылды.
Быел районда 56 гаилә яңа йорт төзеп, "өй туйлары" уздырган.
Районда савым сыеры өчтән дә ким булмаган 26 шәхси йорт хуҗасына мал санын арттыру өчен 200әр мең сум субсидия бирелгән.
Светлогорскида бер километр 600 метр озынлыкта суүткәргеч сузылды. Авыл халкы эчә торган суны хәзер краннан ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ел укытучысы Россельхозбанк