Махсус хәрби операциядән яраланып кайткан Илнар Мортазин киләчәккә планнар кора
Махсус хәрби операциядә җитди яраланган Илнар Мортазин биш айда 19 операция кичергән.
Әлегә ул тез астына куела торган махсус костыль белән йөри. Үз аякларына басу өчен тагын бер операция кирәк. Ул тулы тормышка кайтасына өметен өзми.
- Иң авыры артта калды, - дип Илнар Васыйл улы. – Санкт-Петербург госпиталендә яткан көннәрне искә дә төшерәсе килми.
Бер ел армия хезмәтен – ике елга
Якташыбыз 2020 елның июлендә контракт төзеп, бер еллык армия хезмәтен ике елга алмаштыра. Сахалин өлкәсендәге хәрби частьтә хезмәтен өлкән укчы булып башлый, соңрак укып, механик-водитель була.
- Әти дә, абый да икешәр ел хезмәт иткәч, бер елда нәрсәгә генә өйрәнеп булыр дип, ике елга килешү төзедем, - ди ул. – Бу ниятем белән әти-әниләр дә килеште.
Килешү срогы тәмамланырга санаулы айлар калгач, махсус хәрби операция башлана. Аның бер төркем хезмәттәшләре февраль аенда ук Украинага китә, бу вакытта Илнарның теләгенә командиры каршы төшә. Ул март ахырында икенче төркем белән юлга кузгала.
- 1 апрельдә Белгородка килдек, 4 апрельдә инде Украинага кердек, - дип сөйләде ул. – Барыбыз да яшьләр - 18-25 яшьлек егетләр. Безгә махсус тәэмин итү юлын сакларга дигән бурыч куйдылар. Шундый ут эченә керербез дип башка да китермәдек. Беренче мәлне курку булды, бер атнадан андый тормышка да күнегелә икән.
Яшәү белән үлем арасында
Илнар бер тапкыр контузия алганнан соң дәваланып, кабат сафка кайта, ә менә икенче тапкыр бик җитди яралануы 3 июльдә була. Ул күп максатлы җиңел бронялы тягач (многоцелевой тягач лёгкий бронированный) белән сугыш кырыннан яралыларны чыгара. Чираттагы керүендә алар танкларга каршы минага эләгәләр.
- Командир да, мин дә яраландым, техникадагы башкалар исән калмады. Командир да операция өстәлендә үлде, - ди Илнар. – Мина кыйпылчыклары белән яраландым, иң ныгы аяк табанына эләккән, бит, куллар пешкән иде. Вакытым килеп җитте ахрысы дигән уйлар килде башка. Үземдә көч табып, тягачтан чыктым, шуннан соң безне госпитальгә алып киттеләр.
Якташыбыз декабрьгә кадәр Санкт-Петербург госпиталендә дәвалана, бу чорда 19 операция кичерә, табиблар аның гомере белән көрәшәләр, атнага икешәр операция ясыйлар.
Тормышка кайтырга якыннарым ярдәм итте
Илнар 2022 елның декабрендә туган авылы Туймәткә култык таякларында кайта. Тик моңа кадәр аның якыннарына да зур сынаулар аша үтәргә туры килә.
- Рәхмәт, Аленага (хәзер хатыны, ул вакытта очрашып йөргән кызы), госпитальдә гел янымда булды. Әти-әниләр, туганнарым да яшәргә көч бирде, - ди ул.
Госпитальдән кайткач, яшьләр гаилә кора, инде кызлары үсеп килә. Илнар яшәргә көч табып, үз алдына планнар корып, тормышын дәвам итә. Мортазиннар шәһәрдән торак алу мәшәкатьләре белән йөриләр. Чирмешән аграр техникумында авыл хуҗалыгы белгечлеге алган якташыбыз яңа һөнәр үзләштереп, гаиләсен тәэмин итәргә ниятли.
- Гаиләм яшәргә көч бирә. Дәүләт ярдәмен дә тоям, түләүләр булды. Үткән ел Самарада санаториядә булып кайттым, - ди ул.
Якташыбыз “За отвагу” медале белән бүләкләнгән.
Кадрия Гамирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев