Зөлхәбирә апа искә төшә
Бу хәлләр ерак балачак елларында булды. Ике көн эчендә ике вакыйга минем хәтердә – җиде яшьлек бала күңелендә – мәңгегә уелып калды. Сөенеч һәм фаҗига.
...Бервакыт кыш башындагы бер кичтә Муса абый миңа өрәңге агачыннан ясалган өр-яңа чаңгылар алып килде. Моңа шатланганымны сөйләп тә бетерә торган түгел. Аннан соңгы тормышымда сөенечле мизгелләр күп кичердем, тик чаңгы белән бәйле кебеге беркайчан булмагандыр. Минем балачагым авыр үтте димәс идем, әмма шунысы истә калган: икебезгә бер пар булган киез итекләрне апам, гадәттә, алданрак киеп өлгереп урамга чыгып йөгерә, ә мин тәрәзәдән аның артыннан кызыгып карап кала идем...
Ә кичен, киез итекләрне чаңгыга бәйләгәч, әти-әниләр, инде караңгы дип, мине урамга чыгармадылар. Бу минем тормышымда иң озын төн булды. Ә инде иртән, әле яктырып та бетмәгән, тыкрыкка ыргылдым – чаңгы шуарга. Белсәгез икән ул шатлыкны! Шулвакыт атта кайтучы Фатыйх абыйга һәм аның белән булган ике кешегә күзем төште - урманга утынга барулары. Чанада утырган матур йөзле Зөлхәбирә апа миңа елмаеп карады. Алар урман ягына китте, ә мин, әни иртәнге чәйгә чакырганчы, чаңгы шудым.
Хәтерлим әле, өстәлдә изгән бәрәңгедән (ул черек тә булырга мөмкин), алабутадан, кычыткан оныннан һәм көрпәдән әвәләп пешерелгән, мин яраткан кәлҗемә куелган иде. Кайвакыт әни бу камырга бер йомырка яки әтинең паегыннан йомырка порошогы өстәр иде, паекны исә әтигә урман хуҗалыгында эшләп “военнообязанный” булган өчен бирәләр. Әлеге ачлы-туклы елларда миңа кәлҗемәдән башка тәмлерәк әйбер юктыр сыман тоелды. Шуның белән сыйландым да - янә урамга, киез итекләр бүген минеке бит. Чаңгы шуам, күңелне бәхет басты. Тукта, тукта, нәрсә бу? Фатыйх абый урманнан кайтып та бара – әллә елый, әллә үзалдына нидер сөйләнә шунда. Чанада исә өстенә ябылган нидер ята. Алар минем турыга җиткәч, җил исеп, япма ачылып китте һәм мин бите канга баткан Зөлхәбирә апаны күреп алдым.
Соңыннан белүемчә, утын хәстәрләгәндә аның өстенә агач ауган икән. Аңа нибары 17 яшь булган.
...Әлеге хәлләрдән соң дистәләрчә еллар узды. Ә минем балачагымның теге кышкы көне бүгенгедәй күз алдымда тора. Бер көнне мин бүләк алып чиксез бәхет, сөенеч кичердем, шул ук көнне чибәр Зөлхәбирә апаның фаҗигале үлеменә шаһит булдым. Урыны оҗмахта булсын!
Габдулла Латыйпов.
Чумачка авылы.
фото архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев