Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Юк авылда - зур бәйрәм

    Инде зираты гына калган Саклыкта авыл тарихы турында "Тамырларым синдә, Саклыгым" китабының нәшер ителүе уңаеннан якташлар очрашуы булды. Безнең өчен бу - китап бәйрәме генә түгел, ата-бабаларыбызның нигезенә аяк басу - үзе үк зур бәйрәм.

    Китапның язылу тарихына килгәндә, ул модага иярү өчен генә түгел. Безнең үзебезнең үзенчәлекле тарихыбыз, үзебез генә белгән, безнең авылга гына хас җуелмас күңел ярабыз бар.

    1926 елда Кармыштан бер төркем кешеләр килеп, яңа төзеләсе авылга урын сайлыйлар, җир бүләләр. Без инде аларның уй-ниятләрен белә алмыйбыз: алар үз теләкләре белән килгәннәрме, яки аларны мәҗбүр иткәннәрме? Яшәгән урыннарыннан, нигезләреннән кубарылып, яңа урында, ялан кырда авыл төзү аларга да җиңел булмагандыр. Бәлки алар балаларына, оныкларына иркен, матур урында рәхәт тормыш өмет иткәннәрдер. Ләкин, ни кызганыч, бүген без, шул әби-бабайларның оныклары, Саклык авылының буш урамында басып торабыз. Кырык бер ел элек, 1978 елда Саклыкның соңгы кешеләре авылны ташлап китәргә мәҗбүр булдылар. Кырык бер ел элек авылыбыз яшәүдән туктады. Тарих Саклыкның соңгы битен япты. Бушап, ятимләнеп калган өйләр, сөрелгән урам, чыбыклары киселгән ут баганалары гына монда кайчандыр кешеләр яшәгәнен хәтерләтәләр иде. Авыл тузылу бер фаҗига булса, бүген без - авылдашлар да кимеп, азаеп барабыз. Берничә елдан тарихыбызны, үткәннәребезне сөйләп яки язып калдырырга өлкән буын кешеләребез булмаска мөмкин. Шуларны исәпкә алып, китап язу бурычын беренче планга куйдык. Язучыбыздан да бик уңдык дип уйлыйм. Йөзәр еллык тарихлары, китап бастырырга мөмкинчелекләре булган кайбер зур авыллар да язучы таба алмаганда "Саклык китабын үзем язам" дип, бу мәшәкатьле, четерекле эшкә Әшәлче егете Дамир Таҗиев алынды. Авылыбыз бәләкәй, тарихы да бик кыска. Нәрсә генә язып бетерер икән дигән уйлар да башка килде. Әмма авылыбыз, бәләкәй генә булса да, үз эченә зур тарихны, күпме язмышларны сыйдырган. Кайсы гына нәселгә кагылсаң да, гыйбрәтле язмышка тап буласың. Матур, тирән эчтәлекле китабыбыз бүген безнең кулыбызда. Балаларыбыз, оныкларыбыз, киләчәк буын каршында күпмедер дәрәҗәдә бурычыбызны үтәдек тә сыман. Утыз, кырык, бәлки йөз елдан оныкларыбызның балалары кайтып безнең эзләрдән йөрерләр, ерак бабаларының нигезләрен эзләрләр. Шушы китап аларга бездән мирас булып калыр.

    Китап авторы Дамир Таҗиевка рәхмәтебез иксез-чиксез.

    Саклык фаҗигасы инде ничә еллар күңелләрне тырнап, күкрәкләрне кысса да, бүген йөзләребездә елмаю. Тулган күңелләр чайкалып китә...

    Рәфыйк Госманов.

    Түбән Кама-Саклык.

    Рухи ядъкәр

    Китап - минем авылым, аның халкы турында язылган, әйтеп тә, аңлатып та бетерә алмаслык йөрәкләрне әрнетә дә, дулкынландыра да торган рухи  ядъкәр.

    Анда Саклык тормышы, әби-бабаларымның ачы  язмышы, үземнең үсмер елларым...

    Нигезсез адашып калган яшьлегем кинәт үзенең сукмагын тапты, хәтеремнән җуелган, еллар тузаны астында күмелгән күпме хатирәләр яңарып искә төште. Үз авылдашларым арасында, Саклык урамында йөргән кебек булдым.

    Әлеге китапны язып безләрне сөендергән Дамир Нәзир улы Таҗиевка зур рәхмәтләремне җиткерәм. Дамир, зур эш башкаргансың. Бу сүзләрне минем үз исемемнән генә түгел, шушы китапны кулларына алып укучы һәр авылдашымнан да дип кабул ит. Иҗатыңда һәм хезмәтеңдә зур уңышлар, саулык, сәламәтлек телим!

    Фирдәвес Сазхетдинова (Габдуллина).

    Чистай шәһәре.

    Тарихыбыз эзсез югалмасын

    "Тамырларым синдә, Саклыгым" китабын язу теләге"Шау чәчәкле болынлыкта Әшәлчем" (2017) китабы чыкканнан соң туды. Баштагы мәлне кыскача гына Саклыкның 1926-1978 еллардагы тарихын шәрехләп энциклопедик кыска язма әзерләргә керештем. Бу мәкаләне Кармыш турында яза башлаган хезмәтемә кушарга уйлаган идем. Саклыкта туган Сәгыйдә Галәветдинова-Шиһапованың, безне дә онытма инде, дигән сүзләре гел хәтердә йөрде. Күп тә үтми миңа Түбән Камада яшәүче саклыклы Рафик Госманов шалтыратты. Ул Саклык турында аерым истәлек язылса яхшы булыр иде диде һәм материаллар җыюда ярдәм итәчәген белдерде. Рәфыйк ул китапның идея авторы була да инде.Әлбәттә, болар яхшы, изге ният, әмма китапны күп көч түгеп язарга да һәм аны бастыру өчен акча да кирәк бит. Мин аны ял көннәрендә, отпускамда яздым, әлбәттә, татар тарихын, татар китабын язганда сиңа беркем дә түләми. Күп кешеләр мондый шөгылемә сәерсенеп карады. Чөнки алар бер көн бушка эшләүне дә зур "җитешсезлек" дип саный. Ә иҗатчылар өчен бу күңелнең бер торышы, язмасаң, "рухи авырый" башлыйсың. Саклыклардан бай тарихи мәгълүматлар тупланды. Алар архивларда юк, гомумән, анда ике-өч документтан кала берни очрамады. Югалган авылның тарихын китапка салып гәүдәләндерү шактый түземлелек сорый торган эш булды. Китап чыгару чыгымнарының яртысын төрле шәһәрләрдә яшәүче шул авыл кешеләре күтәрде, күбрәген Чирмешән районы хакимияте үз өстенә алды. Китап яхшы кәгазьдә басылды. Яңа басманы тәкъдирләү шул авыл урынында үтте. Бу эшләрне оештыруда ярдәм иткән район башлыгына һәм Кармыш авыл җирлеге Советына, һәм башкаларга рәхмәт.

    Югалган авыл турында китап язу һәм аның халкын җыеп тантана итү бөтен Татарстанда тәүге гамәл булса кирәк, Чирмешән районы башлаган бу эш башкаларга да үрнәк була ала. Инде саклыкларның тагын ике хыялы чынга ашсын иде. Беренчесе - авыл зиратын тәртипкә китерү, икенчесе - авыл истәлеге итеп элекеге нигезләре урынына таш кую. Болар барысы да тарихыбыз эзсез югалмасын өчен кирәк эшләр.

    Дамир Таҗиев.

    Лилия Хөснуллина һәм Фирдәвес Габдуллина фотолары

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: