Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Югарыкармалкалылар күрше авыл егетенең яхшылыкларын онытмый

Моннан ике ай элек, Бәркәтә авылында туып үскән, районда күпләргә мәгълүм Әкрәм Кәрам улы Әхмәтҗанов мәрхүм булды.

Югары Кармалка авылының күп кешеләре аның үлемен зур югалту итеп кабул иттеләр. 1994 елдан 1998 елга кадәр Әкрәм Кәрам улы “Чирмешән“ совхозының директоры булып эшләде. Яшь җитәкче хезмәт оештыруны камилләштерү, авыл һәм аның халкы тормышын яхшырту өчен тырышты. 90 еллар – ил һәм авыл хуҗалыгы өчен бик кыен чор. Әкрәм Әхмәтҗанов шушы шартларда да хезмәт өчен түләүнең җайларын тапты – акча белән булмаса, “натуралата“: карабодай, бөртек, башка товарлар, хәтта колбаса белән. Ә ул вакытта халык шуңа бик канәгать иде. Югарыкармалкалылар аңа төрле гозерләр белән мөрәҗәгать иттеләр, ул барысына да ярдәм итәргә тырышты.

Мин Әкрәм Кәрам улының яхшылыкларын, кешеләр турында кайгыртуын хәтерләүче авылдашлар исеменнән язам. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел булсын. Аның гаиләсенә, туганнарына сабырлык, сәламәтлек һәм имин тормыш телим.

Нина Фомичева.

Югары Кармалка авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев