Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Югары Кәминкә халкы “доктор Хәтимә” апаны сагына

Хушлашу сүзе

Кеше китә. Җирдә нәрсә кала?
Җыры кала, җырда – моңнары...
Туган нигез, торган җире кала,
Атмый кала атар таңнары.
Кеше китә. Кала нәсыйхәте,
Улы-кызы – нәсел хәтере,
Балаларга әйткән васыяте,
Үтәлергә тиеш нәзере.
Кеше китә. Җирдә нәрсә кала?
Кабер ташы, ташта – исеме,
Салкын ташны кочкан җилләр кала,
Туфрак була кеше җисеме.
Кеше яши бары мизгел генә,
Яшәү белән үлем арасы,
Онытмасын җирдә калган җаннар,
Мәңгелеккә һәркем барасы!

Алсирә Якуб кызы Мөхәммәтҗанова.

 

Табигатьнең яшеллеккә төренеп, баланнар чәчәк аткан май аеның соңгы көннәренең берсендә авылыбыз халкы кешеләр сәламәтлеге сагында фидакарь хезмәт куйган Хәтимә апа Хәсәншина белән хушлашты.

Хәтимә Нурислам кызы Хәсәншина 1936 елда Красноярск краендагы Ужур шәһәрендә туа. Үзебезнең якка 1939 нчы елда кайталар (Шентала станциясенә). Фельдшер-аккушерлык һөнәрен Бөгелмә шәһәрендә ала һәм 1955 елда юллама белән Беренче Май (Чирмешән) районына җибәрелә. Әүвәл Түбән Чегодай авылында эшли. Алты айлар чамасы үткәннән соң, 19 яшьлек Хәтимә Нурислам кызын Югары Кәминкәгә күчерәләр.

 Сугыштан соң тернәкләнеп тә өлгермәгән авылларда тормышлар мактанырлык булмый. Ачлы-туклы яшәгән халык, бигрәк тә балалар, еш кына эпидемиологик характердагы төрле авырулар белән авырыйлар. Тәүлекнең кайсы вакыты, елның нинди фасылы булуына карамастан, Хәтимәгә караңгы авыл урамнары буйлап, авырулар, бала табучы хатыннар янына барырга туры килә. Кызыл Яр поселогы да аның карамагында. Еш кына бер чакырудан икенчесенә китәргә, алай гына да түгел, авыруларны Түбән Кәминкәдәге участок больницасына, яки районга чаклы да озата барырга туры килә. Арба-чаналарда, трактор кабиналарында балаларны да таптырырга насыйп була аңа. Клубта концерт-спектакль яки кинофильмнарны азагына чаклы карый алган чагы булдымы икән авыл фельдшерының?

1957 нче елда Исхак Җиһанша улы Хәсәншин белән гаилә корып, алар ике кыз һәм бер ул үстерәләр. Балалары югары белем алып тормышта үз урыннарын табалар. Хәтимә Хәсәншинаның хезмәтендәге уңышларын җитәкчеләре бик күп төрле Мактау кәгазьләре, Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр, В.И.Ленинның тууына 100 ел булуны билгеләп үтүдәге фидакаръ хезмәте өчен медале; “Сәламәтлек хезмәте отличнигы” дәрәҗәсе һәм билгесе белән билгеләп үтәләр.

“Доктор Хәтимә” апабыз үзе кабул иткән меңгә якын баланың язмышы, тормышы турында матур итеп тәфсилләп сөйләрлек хәтерле, алай гына да түгел, авыл, ил тормышы турында гапләшерлек шактый кызыклы әңгәмәдәш тә иде. Күпме истәлекләрне ул үзе белән алып китте... 

Авыр туфрагың җиңел, каберең нурлы, урыннарың фирдәвес җәннәттә булса иде, Раббым.

 

Ясәви Шәмсетдинов һәм сине яраткан туганнарың, авылдашларың.

Югары Кәминкә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев