Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Югары Кәминкә авылы мәдәният йортында яфрак яңгыры яуган

Табигатьне кызгылт-сары төсләргә бизәп, җирдә моңсу көз хөкем сөрә. Алтынсу яфракларга төшкән саран кояш нурлары күзләрне чагылдырып, бар җирне гаҗәеп матурлыкка күмә. Елның шундый сихри фасылында халкыбыз элек- электән уңыш бәйрәмнәре үткәргән.

Югары Кәминкә авылы мәдәният йортында да «Сөмбелә» - Уңыш бәйрәме оештырдык. Берсеннән-берсе матур киенгән балалар анда көзнең бөтен матурлыгын, байлыгын чагылдыра алдылар.

Кичә күңелле итеп, төрле уеннар уйнап, конкурслар, табышмаклар, биюләр белән үрелеп барды. Яшь буын рәхәтләнеп, шатланышып, көлешеп ял итте анда.

Ә яшелчәләрдән ясалган композицияләрнең ниндиләре генә юк иде “Сөмбелә”дә! Ахырдан кунаклар ярмаланып торган бәрәңге, алтын кебек сап-сары кабак бәлешләре белән сыйландылар. Ә яфрак яңгыры астында уткән дискәтүктә биемичә беркем дә чыдый алмады.

Лилия Хөснуллина.

Югары Кәминкә авылы мәдәният йорты җитәкчесе.

Лилия Хөснуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев