Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Язмыш сезне кайгы-хәсрәтләр белән сынамасын

Бу дөньяга һәр кеше үз язмышы белән туа, шатлыклар кайгылар, табулар югалтулар белән үрелеп бара, сынауларын да бирә Ходай. Мине дә язмыш сынаулары читләп узмады, әмма юлымда гел мәрхәмәтле кешеләр очрап торды. Аларның ярдәме белән шушы сынауларны җиңелрәк уздым.

90нчы еллар башы... Эштә энемнең башына тимер төшеп, аңа озак вакытлар больницада ятарга, операцияләр кичерергә туры килде. Дәвалау курслары узганда, тиз арада 50ләп шприц кирәклеген әйттеләр. Сатып алырга да юк, кая барырга, кемнән ярдәм сорарга белми торганда каршыма авылдашым Рәмил Шәрифуллин очрады. Безнең өчен сулар һава кебек кирәк бу шприцларны юллауда аның ярәме тиде, врачлардан соң ул безнең икенче коткаручыбыз булды.

Язмыш яңа сынауларын әзерләгән икән, кызымның күрүе начарланды, врачлар сукыраю куркынычы бар, диделәр. Ике ел Чабаксар юлын таптадык. Елына ике тапкыр больницада түләүле дәвалау курслары уздык, аннан соң 12 ел Казанда дәваландык. Бурычка акча җыеп больницага барабыз, аларны түләп кенә бетерәбез дә кабат китәр вакыт җиткән була. Бу вакытларда безгә ярдәм иткән кешеләргә мең рәхмәт.

2017 елда кайгы җиле кабат безнең ишекне шакыды – кинәт кенә күзләрем начар күрә башлады. Чирмешән больницасыннан Әлмәткә, аннан Казанга юлладылар. Йөри-йөри ярты еллап вакыт узды, төгәл диагноз куючы гына булмады. Шуннан соң Мәскәүгә – онкология больницасына юллама бирделәр. Әлеге больницаның исеме үк сау-сәламәт кешенең дә күңеленә шик сала. Бу вакыттагы минем кичерешләремне үзем һәм бер Алла кына белә. Әлеге сынауларны үтәргә миңа рухи көч биргән һәм матди ярдәм күрсәткән әти-әниемә, туганнарыма, хезмәттәшләремә, классташларыма олы рәхмәтләремне белдерәсем килә. Ходай тәгалә сезне зурласын, исәнлектән аермасын, хәләл көчегез белән эшләп тапкан малларыгызның рәхәтен күрегез. Барыбыз да сау-сәламәт, бер-беребезгә карата миһербанлы булып, аңлашып, ярдәмләшеп яшик. Язмыш беребезне дә кайгы-хәсрәтләр белән сынамасын.

Рәзинә Мортазина.

Туймәт авылы.

Кадрия Гамирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хат