Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Яшәүче турында китап язабыз

    Беркемгә дә сер түгел, районыбызда иң яхшы Сабантуйларның берсе Яшәүче (Әшәлче) поселогында үтә. Аны Фаил абый Мортазин башлап җибәргән иде. Инде Сабан туен җиде еллап Илшат Харисов һәм башка авылдашлар, хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр алып бара. Аларга мең рәхмәт. Яшәүченең гаҗәеп матур болынында һәр ел саен уздырылган бәйрәм - ул Сабантуе...

    Беркемгә дә сер түгел, районыбызда иң яхшы Сабантуйларның берсе Яшәүче (Әшәлче) поселогында үтә. Аны Фаил абый Мортазин башлап җибәргән иде. Инде Сабан туен җиде еллап Илшат Харисов һәм башка авылдашлар, хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр алып бара. Аларга мең рәхмәт.

    Яшәүченең гаҗәеп матур болынында һәр ел саен уздырылган бәйрәм - ул Сабантуе гына түгел әле, авылның очрашу, аралашу һәм берләшү, хәтерләрне яңарту, асылыбызга кайту урыны да. Монысы бик яхшы, күз генә тимәсен.
    1929-1930 елларда Кармыш авылыннан аерылып күмәк хуҗалык булып нигезләнгән Яшәүче поселогының татар дөньясына күрсәтерлек гаять гыйбрәтле тарихы, каһарман уллары һәм кызлары, табигате бар. Заманында поселоктан бер-ике чакрым ераклыктагы Кирлемар таулыгында авылларыннан куып китерелгән кешеләрдән Әшәлче кулак поселогы төзелүе дә билгеле. Нефть табу сәнәгатендә Әшәлче битум ятмалары дигән гыйбәрә (1972 елда ачылган) яки фәнни термин да безнең поселок исеменә бәйле. Совет чорында Яшәүчедә үстерелгән суган Казандагы дәүләт-идарә ашханәләренә генә җыеп җибәрелгән. Поселокның тагын да кечерәеп югалуга таба баруына карамастан үз сүзе, горурлыгы, мактанырлык эшләре бар.
    Без әнә шул бай тарих югалмасын өчен, Казанда яшәүче авылдашым Зөләйха Шәфигулла кызы Ханова белән, Аллаһыга тапшырып, китап язарга керештек. Инде байтак кына истәлекләр, сирәк фотосурәтләр, архив мәгълүматлары тупладык. Форсаттан файдаланып шуны әйтәсе килә: районда яки башка авыл-шәһәрләрдә яшәүче авылдашларыбыз үзләрендә истәлекләр, сирәк фотолар, авыл турында бәет-шигырьләр булса безнең белән уртаклашсыннар иде. Язмаларыгызны Кармыш авылында яшәүче Шәфигулла абый Шәрәповка тапшырырга мөмкин. Аннан соң күпме генә эзләсәк тә, элек Яшәүчедә булган иске өчъеллык мәктәпнең һәм поселокка беренче нигез салучы Сөнгать бабай Лотфуллинның фотоларын таба алмадык. Эзләргә ярдәм итсәгез иде. Һичшиксез, китапны язып төгәлләү хәлебездән килә. Әмма аны нәшриятта бастырып алу өчен шактый зур акча да кирәк. Бергәләп тотынганда гына максатка ирешеп булачак. Авылдашларыбыз, районда яшәүчеләр, үлеп баручы тарихи татар авылларына битараф булмаучылар мөмкин булганча акчалата ярдәм итсеннәр иде. Хәйрия ярдәмен, исемлек төзеп Кармышта Шәфигулла абый җыеп барачак. Рәхмәт.
    Дамир Таҗиев,
    Әлмәт шәһәре.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: