Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Якты Тауда авылдашлар кабат очрашты

Авылдан чыгып киткәнгә 38 ел. Бала чакта уйнап үскән авыл урамнары, кешеләре, еллар узган саен, ныграк сагындыра. Аллага шөкер, төп йортыбызның тәрәзәсендә утлар сүнмәгән, кайтып сыенырга нигезебез бар. Энебез Ислам белән киленебез Ләйсән колач җәеп каршы ала.

Якты Таудагы авыл бәйрәме уңаеннан тагын туган якларга кайту насыйп булды. Үткән елда да очраша алмаган идек, бу бәйрәм бик тансыкланган.

Бәйрәмнең иганәчеләре - авылдашлар. Үзебез дә, һәр елны бәйрәм чыгымнарын күтәрергә булышабыз. Акча ягы бер хәл, әле бит аны оештырырга да кирәк. Рәхмәт, авыл бәйрәмен бик матур үткәрделәр. Аның төп оештыручылары - Ләйсән һәм Ислам Нотфуллиннар, Әлфия һәм Ринат Кәлимуллиннар.

Авыл көне бик күңелле узды. Сабан туендагы кебек, ат чабышлары да оештырдылар, ул бәйрәмнең бизәге булды. Анда  тирә-як авыллардан гына түгел, күрше районнардан да чабыш атлары килгән иде. Егетләр бил алышты, халык уеннарда бик актив катнашты. Ярышларда катнашкан һәр кеше бәйрәмнән бүләк белән китте.

Кич белән дә күңел ачтык, халык мәдәният йорты каршына дискотекага җыелды. Талантлы авылдашыбыз Риназ Фәсхетдиновка кушылып җырладык та, биедек тә.

Фирдәүс Иктисамова.

Якты Тау – Яр Чаллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев