Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Якты Тау авылымның моңлы гармунчылары

Әй, гармун — син безнең яшьлек юлдашы гына түгел, ә бәхетле балачагыбызның моң тартмасы, әтиебезнең истәлеге. Яшел гармун.

Әтием — Минсафа улы Мингаязның кулларында синнән ничә мәртәбәләр “Шахта”, “Арча”, “Наласа”, “Олы юлның тузаны”, “Язгы гөлем”, “Раушаниям-бәгърем” һәм халкыбызның бик күп моңнары агылгандыр. Ул моңнар безнең сандугач оясы - йортыбызның һәр почмагына сарылган сыман.

Сагынам. Уйларым кош сыман балачагыма оча. Әнә әни йөгерә-йөгерә аш куйган, токмачын кискән, мичтә бәлеш пешә, тәмле камыр ризыкларының исе бөтен өйгә таралган. Кунакка әтиемнең ир туганнары — Лотфулла абый белән Вагыйз абыйлар гаиләләре белән кайта, Миншәһит абыйлар килә. Алар — барысы да гармунчылар, җырчылар. Кичкә безнең өйдә гармун тавышы тарала, моңлы җырлар яңгырый. Ул моң ачык тәрәзәдән чыгып, туган авылым— Якты Тау урамнарына агыла сыман. Шундый рәхәт.

Балачакның тагын бер матур хатирәсе. Бабам Минсафа белән бертуган Әхмәтвәли, Фатыйх абыйлар яшь чакларында бәхет эзләп Донбасс якларына шахтага эшкә киткәннәр, гаилә корганнар. Шуннан Бөек Ватан сугышы башлана...

Бер елны җәй көнендә Таҗикстаннан кунаклар кайтты. Чәйләр эчкәч, кулга гармун алынды - Миншәһит абый “Шахта” көен уйный. Гармунга кушылып, кара чәчле, ак йөзле, зәңгәр күлмәк кигән чибәр апа җырлый. Бөтенебез тын да алмый тыңлый, тәндә “каз йоннары” кабара. Андагы моң, сагыш... Бу апа туган җиреннән аерылып киткән Фатыйх абыйның Наилә исемле кызы икән. Әйтерсең лә ул әтисенең сагыну-моң сагышын туган ягына сәлам итеп алып кайткан.

Лотфулла бабамның улы Фәрит абый, Миншәһит абыемның улы Рамил, әниемнең энесе Рәхимҗан абый – гармунчылар. Рәхимҗан абыйның кызы Лилия авыл китапханәсеннән ноталы китап алып, шуңа карап гармунда уйнарга өйрәнде. Ул уйнаганда күзгә яшьләр бәреп чыга. Гармунны да моңлы итеп уйный белергә кирәк икән.

Хөрмәтле күршебез, Бөек Ватан сугышы ветераны — Әнвәр абый Абдуллаев, аның улы Әдип абый, туганнары Наил абый Мортазин үз чорында гармунда уйнап, клубларда, урамнарда кич утырганда күпме яшьләрне җырлаткан, биеткән. Безнең чорда яшьләргә “Подгорный”, “Крист”, “Сигезле”, татар халык
бию көйләрен клубта классташларым: Тәүфыйк Лотфуллин (мәрхүм), Рәис Габшакиров, авылдашым Шәһит Морзаханов гармунда уйнап биетәләр иде. Болар минем кечкенә генә Якты Тау авылымның моңлы гармунчылары.

Румия Локманова.

Иске Кади авылы.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эйе дустым яшь чакларны искэ тешергэнен эчен мен мен рэхмэт Бугенгедэй Жэйге кич . Гармонь моны ,Шуна Гаяз абыйнын монлы тавышы "Шахта кое "кушыла Менэ кайда Иде ул мон чишмэсе Урыннары ожмахта булсын Гаяз абыйнын