Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Яңа елны тыйнак каршыласак та ярый

    Яңа ел якынлаша. Шуның билгесе буларак, инде урамнарда кичләрен гирлянда утлары җемелдәшә, бизәлгән чыршы һәм нарат агачлары күренә башлады. Боларның барысы да матурлык, халыкның кәефен күтәрү өчен эшләнә. Әмма бу “матурлыкның” нинди бәягә төшүен аңлап бетерәбезме икән? Мәсьәләнең рухи һәм идеологик ягын читтә калдырып, аңа матди күзлектән карыйк, табигатькә-экологиягә, халык сәламәтлегенә күпме зыян салынуын исәпкә алыйк.

    Хәрби кеше буларак, мин ГДР (Германия Демократик Республикасында) хезмәт иткәндә, немец халкының Яңа елны тыйнак итеп каршы алганнарын күрдем. Аларның өйләрендә җыйнак кына ясалма чыршы куела. Бүлмәләрендә бераз ылыс исе аңкып торсын өчен, ишек, тәрәзә башларына нарат-чыршы ботакларын кыстырып, беркетеп куялар. Булган әйберне әрәм-шәрәм итәргә яратмыйлар немецлар. Шуңа карамастан, куллануга әле яраклы булса да, срогы чыккан иске мебельләрдән арынырга тырышалар. Яңа елны яңа мебель белән каршы алу аларда гадәткә кергән. Искечә Яңа елны анда бездәге кебек каршы алмыйлар.

    Табигатьне-экологияне саклауга анда зур игътибар бирелә. Нинди генә эшкә тотынсалар да: “Үземә” – дип эшли әлеге булдыклы, тәртипле халык.

    Без Яңа елны киң иттереп каршы алырга яратабыз. Бәйрәм хөрмәтенә мәйданнарда зур чыршылар монтажлана. Шулай ук торак йорт һәм оешма биналары түбәләрендә, мәктәп һәм балалар бакчаларында да әллә никадәр чыршы урнаштырыла. Бу җәһәттән, бераз гына арифметика гамәлләрен кулланып, якынча гына санасаң, без бихисап агачларны “елатабыз”. Ә үзебез күпме агач утыртабыз икән? Күпме кеше озакка сузылган Яңа ел бәйрәмнәрендә чамадан тыш алкогольле эчемлекләр эчеп сәламәтлеген какшата.

    Яңа елны шулай шашынып каршылау икътисадка, табигатькә-экологиягә, халык сәламәтлегенә зыян салу ул.

    Язылганнарга өстәп шул хакта да әйтергә кирәктер, бүген Татарстанда кислород кытлыгы сизелә. Кислород балансына ирешү өчен гомуми мәйданнарның 25 проценты урман булуы шарт. Галимнәр хәзерге заман чирләрен организмда кислород җитмәү белән аңлаталар. Белгечләр әйтүенчә, безгә якын булган Мари һәм Киров урманнарын вәхшиләрчә кисү климатка хәтле тискәре йогынты ясый икән. Соңгы вакытта Татарстанда коры елларның ешрак кабатлануы, җәен температураның 40 градустан да узып китү очракларын шуңа да бәйлиләр. Шулай ук Рәсәй халкының да “аягын юрганына карап сузуы” яхшырак булыр.

    Минем теләгем шул: киләчәк Яңа ел Күк һәм Җир көчләре барыбызга да исәнлек-саулык, бәхет һәм күңел тынычлыгы бирсен иде”.

    Самат Ризванов.

    Утыз Имән авылы.

    Фото архивтан

    Редакциядән. Ә Сез, хөрмәтле газета укучылар, бу фикерләр белән килешәсезме? Хаталарыгызны көтәбез.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: