Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Яңа Элмәле мәктәбе укучылары арасында контр-адмиралларга кадәр бар

Яңа Элмәле урта гомуми белем бирү мәктәбе тәүге укучыларын 1953 елда укытып чыгарды, ә барлыгы монда 19 чыгарылыш булды. Шул вакыттан алып бүгенге көнгә кадәр биредә дүрт меңнән күбрәк укучы белем алган.

Күп санлы укучылар арасыннан Николай Никифорович Михлеев иң беренче инженер-механик дәрәҗәсенә иреште. Казан авыл хуҗалыгы институтын бер “дүртле», калган барлык фәннәрне гел “бишле” билгеләре белән тәмамлап, туган районынының авыл хуҗалыгы идарәсендә озак еллар хезмәт куйды. Бик абруйлы белгеч иде.

Безнең мәктәпнең 28 укучысы илнең коралы көчләрендә офицер булып хезмәт итә, алар барысы да мәктәптә "яхшы" һәм "бик яхшы" билгеләренә генә укыган егетләребез.

Әйтик, Анатолий Сергеевич Максимов 8 нче сыйныфны "отлично"га тәмамлап, Казан Суворов училищесына укырга керде, анда да «бик яхшы” билгеләр алып, Киров исемендәге Ленинград хәрби-медицина академиясендә һөнәр үзләштерде. Суворов училищесында укыганда параллель рәвештә ату спорты белән шөгыльләнгән якташыбыз, училищены тәмамлау турындагы диплом белән, пистолеттан ату буенча спорт мастеры кенәгәсенә ия була. Академиядә бик яхшы укып, ул  адъюнктурада белем эстәде. Аннан соң диссертация яклаган Анатолий Сергеевич Горький медицина институтында хәрби-диңгез флоты өчен табиблар әзерли торган факультетта озак укытучы булып эшләде. Хәзер авылдашыбыз Севастополь шәһәрендә Кара диңгез флоты командующиеның шәхси составны сәламәтләндерү буенча урынбасары булып хезмәт итә. Хәрби дәрәҗәсе – флот контр-адмиралы.

Михаил Никонорович Ефимов Балтыйк флотында беренче ранг капитаны. Валерий Константинович Валеров - ФСБ полковнигы. Калган офицерлар Ватаныбызның төрле хәрби гаскәрләрендә хезмәт итә.

Бүгенге көнгә егерме ике чыгарылыш сыйныф укучысы - математика һәм физика, ә уникесе рус теле һәм әдәбияты укытучылары булдылар.

Владимир Алексеевич Хавандеев безнең авылдан беренче булып КАИга кергән һәм аны уңышлы тәмамлаган егетебез. Бераз соңрак Светлана Михайловна Иванова да шушы уку йортында укыды.

2015 елда бердәм дәүләт имитханнарында математика, физика һәм рус теленнән югары баллар туплап, А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетына - КАИның бюджет бүлегенә укырга кергән укучыбыз - Юрий Рудольфович Буткевич. Быел ул кызыл диплом алды һәм сентябрь аенда аспирантурага керде. Бюджет нигезендә көндезге бүлектә укый һәм стипендия ала. Имтиханда мондый нәтиҗәләргә ирешкән чыгарылыш укучысы булганы юк иде әле, ул бөтен укытучылар коллективын шаккатырды.

2019 елда безнең мәктәпне тәмамлаган Оксана Николаевна Темникова БДИда математика, физика һәм рус теленнән 94әр балл җыйды. Ул Мәскәүдәге Бауман исемендәге данлыклы уку йортына да укырга керә алган булыр иде, әмма Казан архитектура университетын сайлады. Бюджет бүлегендә белем ала, инде 2 курсны гел "бишлекләргә" тәмамлады. Әгәр 3 нче курста да  шулай укыса, президент стипендиясе алачак.

Безнең мәктәпне тәмамлаган ике кеше - Валентина Ивановна Михлеева һәм Галина Константиновна Федоровская - табиблар. Алар инде хәзер лаеклы ялда. Ә Виталий Дмитриевич Ухливанов бүген районның баш ветеринария табибы.

Безнең мәктәп инде 68 ел эшли. Сүз ахырымда балаларыбызга белем һәм мәгълүмат дөньясына бәхетле сәяхәт телисе килә.

Анатолий Иванов,

Яңа Элмәле урта мәктәбенең математика укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев