Реклама
Кирәк-яракны телефон яки компьютер төймәсенә басып кына сатып алырга күнегүчеләр көннән-көн арта. Менә хәзер шундыйлар өчен «кызу чор» башлана. Яңа елга күп калмый, шуңа интернет-кибетләр «кара җомга», «кибердүшәмбе» кебек акцияләр ясап, халыкны ничек тә күбрәк җәлеп итәргә тырыша. Ташламалы сәүдә – бик әйбәт инде ул. Тик менә сатучыларның вакыт-вакыт зиһеннәребезне чуалтып, аңнарыбызны томалап, уяулыгыбызны җуеп, күзләребезне «сукырайтуы» кәефне кыра. Ә мошенникларга шул гына кирәк: алар виртуаль киңлектәге ташламалы тамаша чорында, киресенчә, үткенлекләрен арттырып, «кармак»ларын теләсә кая сала башлый.
«Роспотребнадзор» идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова интернет-кибетләрдә кырыгалдарлар кармагына эләкмәс өчен нәрсәләрне белеп торырга кирәклеген аңлатты.
Белгеч әйтүенчә, бары тик ышанычлы яки таныш-белешләр киңәш иткән сатучы-компания сайтына гына керергә кирәк. Әле анда да компания турында барлык мәгълүматларны (юридик мәгълүматларын, элемтәгә керү өчен белешмәләрен) өйрәнү, сайтның, чыннан да, шушы интернет-кибетнеке булуына инану әйбәт. Сатучының Салым федераль хезмәтендәге реквизитларын барлап алуның да зыяны юк. Боларның барысы да компаниянең бу дөньяда, чыннан да, барлыгына инану өчен кирәк.
Марина Викторовна, акция турында ишетүгә, теге яки бу әйбергә заказ бирергә ашыкмаска киңәш итә. Беренче чиратта, аның акциягә кадәр күпме бәядән сатылганлыгын, башка сатучыларда күпме торганлыгын белешү әйбәт. Ник дигәндә, ташламалы дигән товарның, ыгы-зыгыдан файдаланып, артыграк бәядән дә сатып җибәрелүе бар икән.
Шунысын да онытмаска: товар ташламалы бәядән сатып алынуга карамастан, кулланучы буларак, хокукларыбыз сакланып кала. Товарның үлчәме, төсе буенча һ.б. ниндидер ризасызлыклар туса, ике атна эчендә аны алыштыра яки сыйфатсыз товар өчен акчабызны кире кайтара алабыз дигән сүз.
Марина Трофимова мошенниклар корбанына әйләнмәс өчен түбәндәгеләрне истә тотарга киңәш итә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз