Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Ветеран-моряк туган бистәсе Кызыл Ярга кайткан

25 июльдә – айның соңгы атнасы якшәмбесендә Россиядә Хәрби-Диңгез  флоты көне билгеләп үтелә. Әлеге гаскәрләрдә якташыбыз, Кызыл Яр поселогыннан Ирек Хәлиуллин да хезмәт иткән. Аның кайбер истәлекләрен язып алдым.

 

-1990 елның 25 маенда сыйныфташым  Нияз белән армия сафларына алындым, -дип башлады сүзен хәрби дингез флоты ветераны Ирек Вәлиәхмәт улы. –Чирмешән хәрби комиссариатыннан Казанга 24 кеше киттек. Мәктәптә укыганда ук хәрби киемле кешеләргә сокланып, кызыгып карый идем. Ә инде Төньяк флотка су асты көймәсенә сайлап алынгач, шатлыгымның чиге булмады. Хәтерлисездер инде, 90 нчы елларда илдәге хәлләрне, кибет киштәләре буш, ә анда - бөтен нәрсә бар, ашаганнан соң өстәлдә тагын 10 кеше ашарлык ризык кала иде. Без срочный служба үткәндә, 1992 елда 2 ел ярымга әйләнде хезмәт итү. Шул вакыт узгач, әти-әниләр белән киңәшләшкәннән соң, флотта контракт буенча калырга булдым.

1993 елда беренче тапкыр авылга ялга җибәрделәр. Бүгенгедәй хәтеремдә, әни сыер савып кереп бара иде, мине күргәч, сөт тулы чиләге төшеп китте һәм беренче сүзе: “Улым, кулларыңны күрсәт әле!“ булды. Ник дисәң, 1992 елда мин хезмәт иткән су асты көймәсендә ут чыгып, без яндык. Бик кызганыч, хезмәттәшем - Пенза егете Марат үлде, ә миңа, Аллаһтан вакыт җитмәгәнме, исән калдым. Авылга җибәргән бөтен фотода кулларым я кесәдә, я артка куелган булган, шуңа әни минем куллар пешкәндер дип бик кайгырган икән.

Контракт буенча хезмәт итә башлагач, һәр елны 90 көнгә авылга ялга кайтып тордым. Бер кайтуымда Чаллы кызына өйләнеп, аны үзем белән алып киттем. 2000 елга кадәр аның белән матур гына яшәдек, тик балаларыбыз булмады. Без уртак киңәшләшеп аерылдык. 2003тә янә өйләндем. Кызыбыз туды. 2014 елның ноябрендә хезмәтемне тәмамлап туган авылыма кайттым. Хатыным һәм кызым Мурманскида калырга булдылар, без аралашып торабыз. Быел кызыма 18 яшь тулды, мәктәпне тәмамлады, югары уку йортына керергә тели.

24 ел  хезмәт итү дәверендә су асты көймәсендә төрле чаклар булган, көймәгә су керү һәм башка куркыныч очраклар.

-Ә курку хисе? -дип сорыйбыз Иректән.

 

-Юк, андый хис ахырдан гына килә, ә ул чакта хезмәттәшләрең турында, ничек булса да исән калу хакында уйлыйсың ,- ди ул.

Бүген Ирек Хәлиуллин туган авылы Кызыл Яр авылында әнисе белән гомер итә.

-Тормышның матурлыгына сөенеп туя алмыйм, - ди ул.

фото һәм автор: Лилия Хөснуллина.

Югары Кәминкә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев