Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Утыз Имән Сабан туена читтән артистлар кирәкми дә

Быел һич уйламаганда Утыз Имән авылы Сабан туенда катнашырга туры килде. Анда гаиләбез белән бардык. Олы яшемә җитеп, бик күңелле, тәртипле, мәгънәле Сабан туе күрергә насыйп булды.

Артистлары да әллә кайдан түгел - үзләренеке. Бәйрәмне авыл имамы ачып җибәрде. Аннан алдынгыларны бүләкләделәр, кышын авыл урамнарын кардан чистартучылар, башка эшләрдә булышучылар... берсе дә калмады. Алып баручылар – авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов, Лениза Җамалиева, Светлана Сәйфетдинова да бик осталар.

Монда көрәшкә читләрне кертмиләр икән. Бу, минемчә дә, бик дөрес, чөнки әллә кайларда өйрәнеп кайткан спортчылар килә дә, шунда ук тәкә белән саллы бүләкне алып та китә. Ә менә уеннарда кем тели, шул катнашты. Без дә киленем белән рәхәтләнеп кайбер уеннарга чыктык, ял иттек. Читтән әллә никадәр акчалар сарыф итеп артистлар чакыру яклы да түгел мин. Ул акчаларга күбрәк бүләк алып, күбрәк уеннар оештыру яхшырак түгелме икән?! Ә артистлар һәр авылда күп хәзер. Әнә район үзешчәннәре смотрында сәхнәгә нинди генә җырчы, биючеләр чыкмый: карап, тыңлап туймассың. Алар теләсә нинди бәйрәмне, Сабан туйларын “күтәрә ала”.

Гөлшат Фәсхетдинова.

Чирмешән.

Гөлсирин Фаттахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик дорес!

    2
    X