Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Утыз Имән авылында һава пычрануына борчылалар

Утыз Имән авылы тирәсе нефтькә бик бай. Аның зур булмаган кырларында көне-төне эшләп торучы “качалкалар” саны чама белән өч йөзләргә җиткәндер. Нефтьчеләр бездә күптән эшлиләр, алар әйтүе буенча, авылыбыз нефть чокыры өстенә урнашкан икән.

Ни кызганыч, файдасыннан бигрәк, нефтьчеләрдән зыянны да күп күрәбез. Аларның егәрле зур техникалары юлларыбызны ватып, изеп бетерделәр. Эчә торган суларыбызның сыйфаты шактый начарланды. Күкертле водород сулап агуланабыз. Шул газны бергә җыю һәм юк итү җайланмасын көйләп җибәрү кыйммәткә төшә, күрәсең. Экологлар үзләре үк нефтьчеләр эшләгән җирдә экологиянең бозылуын аксиома кебек кабул итәләр. Әмма аларга зарланып хәбәр юлласаң, көндез газлар җилләнеп, таралып беткәч, суга һәм һавага экспертиза ясаган булып, “бар да яхшы, бар да әйбәт”, дигән нәтиҗә ясап китәләр. Әгәр дә нәтиҗәң нормада булмаса, халыкка зарар өчен компенсация түләргә кирәк булачак бит. Шулай итеп алар үзләренә капма-каршы чыгалар.

Тагын бер проблеманы кузгатасым килә. Бер тыкрыкта урнашкан су скважинасы башнясы янына элемтә вышкасын китереп бастырдылар. Ул антеннаның заводтан бирелгән паспортын, техник таләпләрен күрсәтүче документларны халыктан яшерделәр. Соңыннан андый зур егәрлекле, электр челтәреннән тукланучы антенналар кеше яши торган тораклардан ким дигәндә бер километрлап читтә урнаштырылырга тиеш икәнлеге беленде. Бу турыда Антеннадан сибелүче көчле нурланышлы дулкыннар кешегә һәм башка тереклеккә зыян салалар, исәнлеген киметәләр. Бу стандарт антенналар күп авылларда, техник таләпләр катгый бозылып, тиешле ераклыктан якын арага куелды. Ә менә Әлмәт районының Кол Шәриф авылы халкы моңа битараф булмаган, бердәм каршы чыгып, андый антеннаны авылдан күпкә читкә куйдыртканнар.

Соңгы елларда инвесторлар басуларда көнбагышны күп итеп игә башладылар. Ул культураны үстерү бик отышлы, имеш. Кемгәдер ул отышлыдыр да, ә менә авыл халкына бер дә отышлы түгел, киресенчә, зарар гына.

Көнбагыш тизрәк өлгерсен өчен аны гербицид белән эшкәртеп, сабагын, яфрагын корыталар. Көнбагыш кырларына очкычтан сибелгән химикат бөтен авылга тарала. Гербицид сибелгән көнне халык баш авырта, суларга авыр, дип зарлана, терлек борчыла, кош-корт үзен сәер тота.

Самат Ризванов.

Утыз Имән авылы.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев