Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Утыз Имәндә Габдерәхим бабай очраштырды

Шагыйрь, галим, мәгърифәтче Габдерәхим Утыз Имәни Әл- Болгариның (1754-1834) тууына 260 ел тулу уңаеннан республикабызда шактый чаралар узды. Мәшһүр якташыбызны әнисенең туган авылы Утыз Имәндә ( Яңа Кади) дә гыйльми-гамәли конференция оештырып, анда Чаллы шәһәреннән галим-голәма, язучылар дәшеп, әдипне олылаулары тагын бер мактаулы гамәл булды. Шушы җыенга чакырылган кунакларның безнең...

Шагыйрь, галим, мәгърифәтче Габдерәхим Утыз Имәни Әл- Болгариның (1754-1834) тууына 260 ел тулу уңаеннан республикабызда шактый чаралар узды. Мәшһүр якташыбызны әнисенең туган авылы Утыз Имәндә ( Яңа Кади) дә гыйльми-гамәли конференция оештырып, анда Чаллы шәһәреннән галим-голәма, язучылар дәшеп, әдипне олылаулары тагын бер мактаулы гамәл булды.

Шушы җыенга чакырылган кунакларның безнең туган ягыбызда күргән-ишеткәннәреннән күңелләре булып китте. Авылдашларын онытмыйлар икән Утыз Имәндә. Монда әдипнең иҗатын беләләр. Мәрхүмнең рухы шат булсын, безнең халык китапны кадерләп, сүзнең тәмен белеп сөйләшә.
Шунысы сөенечле, Яр Чаллы шәһәрендә дә "Утыз Имәни" исемендәге мәчет төзелә. Әлеге изге эшкә шушы авылдан чыккан якташыбыз Салихҗан Гали улы Гайниев алынган. Ә Россиянең һәм Татарстанның язучылар берлеге әгъзасы Мансур Сафин исә Утыз Имәнинең шигырьләрен русчага тәрҗемә итү мәшәкатьләрендә. Аларның берничәсен ул Яңа Кади мәктәбенә конференциягә килгәч, укучыларга да яңгыратты.
Утыз Имәнине искә алу чарасында Чаллы язучысы Зифа Кадырованың да катнашуы үзе бер бизәк булды. Матур әдәбият яратучыларның сентименталь әсәрләр авторына сораулары шактый җыелган. Аларга үгет-нәсыйхәтле җаваплар биргән Зифа ханым ир кешенең гаиләдә төп терәк булуын очрашуда кат-кат ассызыклады. Язучының дүртенче китабыннан автор үзе сөйләгән өзекләре дә тыңлаучыларга кызык булгандыр. Әлеге әсәрендәге геройларга үзе үк ачыклык та керткәч, очрашу тагын да җанлана төште.
Бер килгәч, Чаллы кунаклары Иске Кадига да сугылдылар. Аларны авыл китапханәсендә көткәннәр. Язучы халкы монда да тансык. Әнә әдәбият галиме, шагыйрь Әнвәр Шәриповның үзе сөйләгән "Беренче мәхәббәт" шигыре мондагы китап сөючеләрне ничек рухландырып җибәрде. Авторга, ник ул мәхәббәтегезне күреп сөйләшмисез, диючеләр булды. Очрашуга килгән, 80 яшькә җитүче Саимә әби сүзгә кушылып:" Менә син беренче мәхәббәтемне онытмыйм дисең, ә хатының да беренче мәхәббәтен сагынам, күрәсем килә дисә, ни әйтерсең?"- дип бик "практичный" соравын биргәч, авыл мәдәният йорты китапханәсенә шыгрым тулы җыелган халык тагын гөжләп алды. Үзе дә 73 яшьтәге Әнвәр абый да бу урында шаяртып: "Бернишләтеп тә булмый, сагынса бара инде,"- дип әйтеп салды.
Мансур Сафинны исә бу авылда Иске Кади тарихы китабының редакторы буларак күптәннән беләләр. Юмористик шигырьләре һәм нәсерләре белән ул монда да китап укучыларның күңелен алды.
Шулай итеп, Габдерәхим Утыз Имәни бабабыз үзе дөнья куйгач та, әйтерсең, мәгърифәтчелек эшен бакый дөньядан да дәвам итеп, юлга салып тора. Әнә бит аның иҗатын искә алып, бер уңайдан без әле тагын бүгенге әдипләребез иҗатына да якынайдык.
Ике авылда да безне каршы алып кунак иткән халыкка, мәдәният һәм мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Якташ шәхесебезне халкыбыз арасында мәңгеләштерүдә алар күп хезмәт куя. Ә Утыз Имәни кебек шәхесләре белән һәр район да мактана алмый әле ул. Андый даһилар сирәк туа.
Фәнис Нуретдинов.
Яр Чаллы шәһәре.
Кадрия Гамирова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Утыз Имән мәктәбе Габдерәхим Утыз Имәни