Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Урманасты Үтәмеш халкы бердәмлеген кабат дәлилләде

Мәгълүм булганча, 1921 елда Идел буенда корылык булу сәбәпле, мондагы халык ачлык газабы кичерә. Бу афәт безнең авылны да читләтеп узмаган.

Ачлыктан бик күп авылдашларыбыз вафат булган, аларны  бер кабергә җирләгәннәр, чөнки исәннәре дә хәлсез, һәр кешегә кабер казу мөмкин булмый.

Менә шушы вакыйгадан соң йөз елга якын вакыт узган. Авылдашларыбыз Тәзкирә Вахитова һәм Рәйсә Мөхәммәтова апалар сөйләвенә таянып, авыл яшьләре, киңәшләшкәннән соң, ул урынны чардуган белән тотып алып, истәлек ташы куярга булдылар. Моны авылдашыбыз Салават Мингалов гаиләсе оештырып, башкарып чыгарга ризалыгын бирде.

Бу изге гамәл шактый чыгымнар сорый. Шунлыктан, һәрбер кешегә, читтә яшәүче авылдашларга хәбәр ителде. Иң беренчеләрдән булып, әлеге эшкә, авылыбызның элеккеге имамы, мәрхүм Җәүдәт абый Ногмановның уллары Минзәки һәм Чулпан тотындылар. Акча җыела башлады, Ульяновск шәһәрендә яшәүче авылдашыбыз Рәих Ризван улы Хәсәншин 10 мең сум күчерде. Калган авылдашлар да, кем - 3 мең, кем 2 мең сум бирде. Җитәрлек күләмдә акча җыелды: истәлек ташы, чардуган ясалды. Моны башкарган Салаватка, Минзәкигә, Чулпанга Аллаһының рәхмәте булсын.

Ачлыктан вафат булганнар рухына авылда корбан чалынды, истәлек ташы белән чардуган да урнаштырылды. Бу эштә, һәрбер уздырылган өмәдә катнашкан авылдашларга һәм читтә яшәүчеләргә, шундый бердәм һәм тату булганнары өчен, бик зур рәхмәт.

Әлеге изге эшебез шушы ачлык елларында гомерләре өзелгән авылдашларыбызга бездән хәер-дога булсын.

Мәйсәрә Мингалова.

Урманасты Үтәмеш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев