Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • “Ул бала миңа кирәкми. Үзегез үстере­гез” [язмыш]

    Без аның белән Яңа ел тамашасында таныштык. Игътибарымны бу кечкенә кызчыкның моңсу күзләре, ябык гәүдәсе җәлеп итте. Марина балалар йортында яши икән. Дөньяга ул әтиле-әниле сабый булып килгән. Әмма кечкенә чагыннан ук бик күпне күрергә, кешене кешедән аерырга өйрәнергә туры килә аңа. Ул вакытта бу кыз белән язмышыбыз тоташасын күз алдына да китермәдем.

    Әтисе белән әнисе Марина туганчы ук аерылыша. Әтисен, тәр­типсез тормыш алып барганы өчен, ата хокукыннан мәхрүм итә­ләр. Озакламый әнисенә карата да шундый ук карар чыгаралар. Айлар буе югалып торган хатыннан нинди тәрбия көтмәк кирәк? Бабасы белән яшәгән кызны приютка, аннары балалар йортына җибә­рәләр.

    Очраклы гына очрашу булса да, кыз хәтеремнән чыкмады. Бу балага ничек тә ярдәм итәсе килде. “Әллә үзебезгә алыйкмы?” – дигән­гә, кызым каршы килмәсә дә, ирем риза түгеллеген әйтте. Мин исә йөрәгемдә бу мәсьәләне инде хәл иткән идем. Нибары бер тапкыр күргән, хәтта исемен дә бел­мәгән шул кызчыкны үзебезгә алып кайту теләге белән яна башладым. Әк­ренләп иремне күн­дерергә алын­дым. Озак тырышырга туры килмә­де. Миңа шул гына кирәк тә! Ирем­нең ризалыгын алгач, сөенеп, теге баланы эзли башладым.

    Исем-фамилиясен белмәгәч, табу авыр булды. Ә миңа кадәр берәрсе аны инде алып кайтып киткән булса? Шулай дип борчылдым. Киңәшер кешем юк, аптырагач, районның опека бүле­генә бардым. Анда бала алыр өчен ниш-­ләргә кирәклеген, нинди документлар җыясын аңлат­тылар. Мин тасвирлап биргән, язмышын сөй­ләгән сабыйны да эзләп табарбыз, диләр.

    Бала алырга йөргәнемне күр­гәч, әти-әнием дә, дусларым да нык аптырады. Тилегә дә санадылар, кем­дер акчасына кызыга­сың ди­яргә дә курыкмады. Ярты ел эчендә миннән бик күп якын кешеләрем читләште. Бер уйлап карасаң, ятимне бәхетле итәргә генә йөрим лә­баса! Ә минем бу адымымны һич аң­ламыйлар. “Нәр­сәгә сиңа кеше ба­­ласы? Аның холкын кем белгән? Үскәч, эчеп йөреп, оятка калдырса? Бүре баласы барыбер урманга карый ул”, – ди иң якын дустым да. Ә үз­  балаларыбыз  авыр сүз әйт­ми­ме? Тәр­типсезләнеп йөр­миме? При­ютта үскәнгә  карап кына, балага шулай нәфрәтле булырга ярыймы? Әнә шундый уйлар белән бер елга якын яшәдем. Ә бер көнне мине опека бүлегенә чакыртып алдылар.

    Реклама

    Бергәләп балалар йортына киттек. Күпме генә тырышып эз­лә­сәм дә, үземә кирәкле кызны таба алмадым. Аптырагач, яныма бер сары чәчле, зәңгәр күзле баланы китерделәр. Язмышлары мин эз­ләгән сабыйныкы белән охшаш. Тик ул түгел! Көнозын йөреп, аптырап кайтып киттек. Иртәгесен үз ма­шинама  утырып, башка шәһәр­дә урнашканына барып карарга булдым. Язмыштыр, күрәсең, килеп кенә туктадым – бер көтү бала каяндыр кайтып бара. Теге кыз үзе танып килеп, мине кочаклап алды. “Апа, син минем янга килдеңме?” – дигән сүзләреннән күземнән яшь атылып чыкты. Икәүләп рәхәт­лә­неп еладык.

    Баксаң, Марина да мине көт­кән икән. Сизеп торам – бер-бере­без­дән аерылышасы да килми. Мине ятимнәр йорты җитәк­чесе дә аң­лады. Маринаны шул ук көнне үзебезгә алып кайттым. Башта кунакка гына җибәрделәр. Өйгә кыз бала ияртеп кайтуымны күргән иремнең дә шатлыктан йөзе балкый иде. Кызым да Маринаны кочаклап алды. Балалар бик тиз дуслашты. Өстемнән тау төшкәндәй булды.

    Марина шул кайтканнан без­дән китмәде инде. Исемен татарчалатып  Миләүшә дип куштык. Шушы хәлләрдән соң бер­ничә ай узгач, авырлы икәнемне белеп алдым. Менә шул чакта Аллаһы Тә­галәнең миннән риза булганын аңладым, бүләккә сабый җибәргә­не­нә сөен­дем. Ә УЗИга баргач, карынымда хәтта ике малай ятканын әйттеләр. Менә бит, бер ятимне әниле иткәнгә, ике тупырдап торган малайлы булдык. Хәзер инде улларыма берәр яшь тулды. Апалары аларны кулларыннан да төшер­ми. Миләүшә белән Диләрә бер сыйныфта укый, икесе дә бергә би­югә йөриләр. Миләүшә те­гәргә, бәйләр­гә ярата. Аш-су пе­шерергә дә остарып китте. Безгә килгәч, мәктәптә укуы яхшырды. Үзенең элеккеге тормышын искә дә тө­шерми.

    Төшерерлек тә түгел шул. Баланы үзебезгә  алгач, мин аның әни­сен эзләп таптым. Әмма ул: “Ул бала миңа кирәкми. Үзегез үстере­гез”, – диде. Бу сүзләрне Миләүшә дә ишетеп торды. Ана тудырган баласы янына якын да килмәде. Менә шуннан соң сабыйның бездән башка якын кешесе булмавын аңладым. Ирем Данис та кызларыбызны өзе­леп ярата. Буш вакыты булдымы, аларны кая гына алып бармый. Кызлар да әти дип өзелеп тора. Дүрт бала булгач, ызгышырга да вакыт калмый! Шөкер, тормышыбыз түгәрәклән­де. Миләүшә гаиләбезгә бәхет алып килде. Бәхет өчен күп кирәкми, бер ятимне әниле итү дә җитә! Ә газиз сабыен ташлаган хатынның тагын өч баласы бар икән! Данис соңгы арада аларны да еш телгә ала башлады әле…

    Гөлира ГАЯЗОВА,Ватаным Татарстан

    сайт фотосы shutterstock.com/ru/imag

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: