Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Укытучыларымның дәресләре бүгенгедәй күз алдымда  

    Мәктәптә Соңгы кыңгырау бәйрәме. Унберенчеләр мәктәп белән, укытучылар белән, балачак белән хушлашалар. 

    Быелгы кыңгырау тавышы еракта, бик еракта, зәңгәр томаннар артында калган балачак хатирәләрен искә төшерде. Соңгы кыңгырау безнең өчен моннан 40 ел элек чыңлаган иде. 40 ел! Күп инде, күп. Ә үткәне сизелмәде дә! 
    Хәтерлим әле, без дә, нәкъ бүгенге кызлар кебек, ак якалы форма күлмәкләребез өстеннән ак алъяпкычлар киеп, линейкада басып торган идек. Кулларыбызда – алдагы көндә авыл урманыннан җыеп төшкән ландыш, сары төстәге алтын туй (лашманнар аны “ргазимбай”, диләр) чәчәкләре. Директорыбыз Миндар абый Сафиуллин йомшак тавышы белән безгә соңгы киңәшләрен бирә, имтиханнарда уңышлар тели. Укытучыларыбыз да безнең белән. Елашып беткәнебезне хәтерлим. Унынчылар 4 класс идек, йөздән артык укучы бергәләп: 
    “Аерылышыр чак җитә, дусларым, 
    Сизелмәде ун ел узганы...” - дип җырлаганыбыз истә. 
    Лашманнан Әмиргә хәтле юл буе җырлап-елап кайттык кызлар белән. Ул елларда шундый бик модный бер җыр бар иде: 
    “Когда уйдем со школьного двора 
    Под звуки нестареющего вальса, 
    Учитель нас проводит до угла, 
    И вновь — назад, и вновь ему с утра — 
    Встречай, учи и снова расставайся, 
    Когда уйдем со школьного двора». 
    Нәрсә генә дисәләр дә, укытучы мәктәптә иң якын кеше бит ул. Безне укыткан укытучылар да без дип җан аталар иде. Укытасылары, белдерәселәре бик килә иде. Бик рәхмәтле мин аларның барысына да! 
    Беренче класста безне Хәтимә апа Туктарова бер ай гына укытты да чирләп китте. Аның урынына Лашманнан Фидания апа Гаффарова килде, беренчене аның белән бетердек. Икенчедә Кәминкә поселкасыннан Сания апа Афлитова укытты (фамилиясе безнең өчен ничектер ятрак иде, шунысы истә калган. Ә үзен бер дә күргәнем, очратканым булмады шуннан соң). Өченче классны Рәхилә апа Нуруллина белән укыдык, Лашманнан килеп йөри иде. Нык укыталар иде. Җыр, хезмәт, рәсем, физкультура дәресләре сирәгрәк керде, гел математика, рус теле, татар теле. “Лашман мәктәбенә баргач, начар укысагыз, кызык булмас”, – дия торганнар иде. 
    Алай да физкультура дәресләрендә кибет тавыннан чана шуулар, хезмәт дәресләрендә Яңа ел чыршысын бизәргә кәгазьдән төсле-төсле чылбырлар ясаганыбыз истә. Хәтерлим әле, бер кышны җыр дәресендә “Бәтиләр” дигән җыр өйрәндек. Аннары укытучы апабыз (Сания апа, бугай) Әмирдәге сарык фермасына экскурсиягә алып барды. И андагы шатланганыбыз! Классташыбыз Әминәнең әнисе Гайшә апа, ферма өенә чакырып, чәй белән сыйлаган иде. Ул чактагы ферма өенең сап-сары идәннәре, Гайшә апаның ап-ак окбашлары бүген дә күз алдымда тора. Без дә киез итекләребезне салып кердек. Иң кызыгы, барганда да, кайтканда да урам тутырып, Берлинны алган кебек, “Бәтиләр” җырын җырлавыбыз булгандыр, мөгаен: 
    “Безнең фермада үсә бик күп нәни бәтиләр. 
    Бә, диләр, бә, диләр, башка берни әйтмиләр”. Кем катырак кычкыра, шул матуррак җырлый, дип уйлыйбыз бит инде. И самими балачак! 
    4 нче классны Лашманга йөреп укый башладык. 4-8 классларда минем класс җитәкчем Золхыя апа Фатыйхова, 9-10 классларда Габделхак абый Мөлеков булды. Икесе дә мәрхүмнәр инде, урыннары оҗмахта булсын. 


    Менә хәзер уйлыйм да, Золхыя апа искиткеч грамоталы укытучы булган. Рус теленнән укытты ул безне. Килешләрне, родларны, совершенный, несовершенный видларны өйрәтеп, кагыйдәләр ятлатып җаныбызга тия иде, “Авылдан чыгып китүгә кирәк булачак”, – дия торган иде. Һәм шулай булды да. Чәчкә апа Сафина рус әдәбиятыннан, югары классларда рус теленнән дә укытты. Русча бик матур сөйләшә иде, җырлап тора иде аның русчасы. Рус сүзләренә басымны дөрес куеп укымасак, и җен ачулары чыга иде. Юкса инде үзебез дә бигрәк игътибарсыз булганбыз, дәреслекләрдә һәр сүзнең өстенә басым куелган иде бит, дөрес итеп укырга гына кала. Рус телен яхшы белүем белән, беренче чиратта, мин аларга бурычлы. Институтка укырга кергәч, башта бераз авыррак булса да, кагыйдәләрне белгәч, русча телем тиз “ачылды”. Аралашу, сөйләшү, практика гына кирәк булган. 
    Саимә апа Лотфуллина белән Рәфика апа Вәлиева укыткан татар теле, әдәбият дәресләре дә һәрчак күңелемдә. Саимә апа ирекле темага сочинениеләр яздыра иде дә һәрберебезнекенең матур җирләрен класста кычкырып укый иде. Ә Рафика апа, җилкәсенә мамык шәлен салып, йомшак кына басып атлап керә иде дә: “Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?!” – дип сүз башлый иде. 
    Алгебрадан Дамира апа Мусина укытты унынчыда. Үзе кечкенә генә буйлы, биек үкчәле туфлиләр кия иде гел. Математиканы шәп белә иде. Ничек аңлата иде ул! Монысы дәреслектә язылганча, монысын университетта өйрәттеләр, ә монысы иң җиңел юл, дия торган иде. Математиканы кемнәрдә генә укымадым мин: Халисә апа Гатина, Сания апа Харисова, Миңнегөл апа Гыйматдинова, Камил абый Шәйхетдинов. 
    Гаяр абый Газыймҗановның тарих дәресләрендә билге кую системасы кызык иде. Берәрсенә “2” ле куйса, “менә бүген җәяү кайтмыйсың инде, рәхәтләнеп, муенын кочаклап утырасың да “алга”, дия иде. “4” ле куйса, бик кечкенә, ябык итеп куя иде дә “белмим, өегезгә кайтып җиткәнче җан тәслим кылмаса ярый инде”, дип әйтә иде. 
    Физикадан Әкълимә апа Хәйруллина укытты. Матур иде шундый, Яшь Әкълимә апа, дия идек. Дәрестә, матурлыгына сокланып, күз дә алмый карап утыра идем. 
    Биологиядән Әкълимә апа Минебаева укытты. Аны Кара Әкълимә апа, дия идек. Яхшы укыта иде, әкрен генә, аңлатып кына сөйли, ачуланганын бер дә хәтерләмим. 
    Химияне Хаматгата абый Мингатин укытты. Мингатин абый, дип дәшә идек. Кара костюм-чалбардан, галстуктан, ап-ак күлмәк кияр иде һәрвакыт. Мандолинада уйнаганын хәтерлим. 
    Ә география үзе бер дөнья иде. Миңнегөл апа Сафиуллина таләпчән булса да, гадел иде, шуңа фәнен дә яраттырды. Картаны су урынына эчә идек: теләсә кайсы илне, аның башкаласын, диңгез-утрауларны, елга-күлләрне күзне бәйләп тә табып бирә идек. 
    Габделхак абый Мөлековны, физкультураны яраткан кебек, үзен дә ярата идек. Класс җитәкчесе дә булгач, әтиләр кебек кырыс та иде ул, ярата да иде безне. Малаен-кызын физкультура дәресләрендә вальс биергә дә ул өйрәтте. Кышын дәрестә чаңгыда Килмәк урманына хәтле барып кайта идек. 9-10 нчы классларда, физкультураны малайлар-кызлар аерым укый идек. Кызлар белән гел Мәдинә апа Галиуллина булыр иде. Волейбол уйный идек инде аның белән. Чирмешәнгә, бер елны хәтта Азнакайга да ярышка барган идек. 
    Ә Әхтәм абый Фатыйхов НВП дип “үлә иде”. Ул устав ятлау дисеңме, погоннар чигүме, пилоткалар тегүме, автомат сүтеп-җыюмы, беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнүме – берсе дә калмады. “Зарница», «Орлёнок» уеннары дисеңме, башта мәктәптә уздыра идек, аннары районда катнаша идек. 
    “Трактор” да укыдык бит әле без. Ике ел буена атнаның бер көнендә төшкә хәтле 4 сәгать Камил абый Маслахов “карбюратор, поршень, тырма, чәчкеч” дип лекция яздыра иде. Төштән соң расписание буенча тагын 6 дәрес укый идек. Малайлар, имтихан биреп, трактор йөртүчесе таныклыгы алдылар ул вакытта, бәлки, кирәге дә чыккандыр, кем белә. 
    9-10 нчы классларда мәктәптә чит тел керттеләр: 9-10 нчы классларда без дә француз теле укыдык. Ставрополь крае Пятигорск шәһәреннән Васькина Елена Сергеевна белән Кравченко Валентина Васильевна - курчак кебек матур, институт бетереп кайткан ике яшь кенә кыз укытты. Безнең бәхеткә, Наил белән минем бәхеткә, җибәргәннәрдер аларны Лашман мәктәбенә. Ике ел буена укып, Елена Сергеевна белән һәр кичне диярлек дәресләрдән соң өстәмә шөгыльләнеп, шактый өйрәндек телне. Аның фатихасы белән пединститутка чит телләр факультетына укырга да кердек. Шул елны яңадан Пятигорскига киттеләр алар. 


    Әй, гомер агышлары... 40 ел үтеп тә киткән. Безне укыткан укытучыларның кайсылары инде бу фани дөньяда юклар. Урыннары оҗмахта булсын! Исәннәренә Ходай Тәгалә сәламәтлек, матур картлык насыйп итсен!

    Гакыйлә Нуретдинова. 
    Чирмешән лицее укытучысы.

    Гакыйлә Нуретдинованың шәхси архивыннан.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (1)
    Осталось символов:
    • 1 июнь 2019 - 22:01
      Без имени
      Эйе, дорес ! Балачак хэтирэлэре -ин татлысы. Мэктэп еллары бигрэк тэ...