Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Күтәмә егете сугыш вакытында граната белән пулемет расчетын юк итә

    Әтием Арсентий Павлович Аркаевны фронтка озатканда миңа яшь ярым була. Бу 1941 елның 5 августы. Олы апам минем өй буенча әтине эзләп йөгергәнемне һәм елаганлыгымны сөйләгән иде. Шулай итеп әни дүрт бала белән кала, ә ирләре сугышка киткән хатын-кызларга күп михнәтләр кичерергә туры килгәнен барыбыз да белә.

    Ипи җитми, тамак туйдыру өчен җәен төрле үләннәр ашка китә. Яланаяк йөри идек, яз-көз чабата киябез, пычракларда аларга күтәртмәләр куела. Көз ахырында бакчалардан туң бәрәңге җыябыз. Әни алардан крахмал ясап коймак пешерде.

    Әлбәттә, барысы да фронттан һәр көнне түземсезләнеп хат көтте, тик “өчпочмаклы” солдат хәбәрләре генә сирәк килә иде.

    Реклама

    Сугышка кадәр ат караучы булган әтиебезне фронтта укчы полкка билгелиләр. Ул сөйләгәннәр һәм сакланган документлар буенча, мин аның биш: Ленинград, Төньяк-Көнбатыш, Сталинград, Балтыйк буе һәм 3 нче Белоруссия фронтларында сугышканын беләм. Берничә тапкыр яраланган, аннан тагын – алгы сызыкка. 1945 елның апрелендә Көнчыгыш Пруссиядә булган бәрешләренең берсендә ул беренчеләрдән булып атакага күтәрелә, дошман ныгытмаларына барып җитә һәм граната белән пулемет расчетын юк итә. Күрсәткән батырлыгы өчен Арсентий Аркаеев Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Литва җирләрен азат иткәндә, Неман елгасына чыкканда ул тагын дошман ут ноктасын юк итә, яралана, әмма стройда кала. Аны II Дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләклиләр, сугышчан бүләкләре арасында “Батырлык өчен”, “Кенигсбергны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре бар.

    Әтиебез контузиядән соң телсез, чукрак булып 1945 елның августында гына кайтты. Өй каршында аны бар туганнар каршы алдылар. Тәнендә әллә ничаклы кыйпылчыклар булуына карамастан, сугыштан соң ул Ленин исемендәге колхозда ат караучы булды, дуңгыз һәм сарык фермаларында хезмәт куйды, ындыр табагы мөдире булып эшләде. Исеме Мактау тактасына кертелде, 1974 елда “Мактаулы колхозчы” исемен бирделәр. Авылда аны  буыннар утыртучы оста дип тә беләләр һәм хөрмәт итәләр иде. Сугыш яралары һәм контузия үзенекен эшләде: газиз кешебез 1985 елда чирләде һәм бер елдан бакыйлыкка күчте.

    Ватаныбызны немец-фашист илбасарларыннан саклаган әтиемә һәм барлык сугышчыларга - мәңгелек дан.

    Анна Семайкина.

    Күтәмә авылы.

    фото: Анна Семайкина

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: