Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

«Әти, мине алырга килмә, көләләр миннән, әтиең тагын исерек, диләр»

Беркөнне балалар бакчасыннан кайткач, кызым Алинә: “Әти, син бүтән мине алырга килмә. Малайлар, кызлар көләләр миннән. Әтиең тагын исерек, аннан аракы исе килә, ул бомж кебек диләр”, – ди.

Үз балаңнан шундый сүзләр ишет әле! Төне буе йоклый алмадым. Бөтен гомерем күз алдымнан үтте. Тимер юл станциясендә яшибез. Паровоз машинисты булып озак еллар эшләдем. Оста баянчы булуым, күп җырлар белүем, әйбәт җырлавым харап итте мине. Туйларга, мәҗлесләргә еш чакыралар иде. Анда инде, үзегез беләсез, “салмыйча” мөмкин түгел. Еллар үткәч, медкомиссия мине машинист булып эшләргә яраксызга чыгарды. Куллары калтырый, “похмельный синдром”, имеш. Шуннан китте инде: төзелештә дә эшләдем, ипи заводында да, кабер казучы да булдым. Тормышның рәте киткән саен күбрәк эчтем.

Хатын еш кына: “Дәвалан. Кеше кебек яшәмәсәң – китәм”, – дип куркытты. “Алкашмы әллә мин? Үзең дәвалан кирәксә”, – дия идем.

…Кызымның сүзләре айнытып җибәрде! Балалар үртәгәннән хурланып елаган, үз әтисе өчен оялган сабыемны бик жәлләдем.

Иртә белән тордым да, хатынга бер сүз дә әйтмичә әни янына киттем. “Эчүне ташлыйм. Кодироваться итәм. Акча биреп тор әле”, – дидем. Дөньяда беркем аңламаганда да, әниләр ярты сүздән аңлыйлар. Элегрәк бик ялынып сораганда да акча бирми иде, ә бу юлы күршеләргә кереп чыкты, үзенең дә запасы булган – җыеп бирде. Кулга акча кергәч, шайтан котыртты анысы. “Башта туйганчы эч, аннан барырсың”, – диде кебек ул. Ләкин күз алдымнан кызымның яшьле күзләре китмәгәнгә, бирешмәдем!

Чаллыда кирәкле клиниканы, врачны бик тиз эзләп таптым.

Врач укол кадады. Бу уколдан соң йөрәк кага, баш чатный башлады, күз аллары караңгыланды, аннан соң әллә нинди ямьсез төсләр уйнады. Алай гынамы!.. Ул төсләр арасыннан шыксыз албастылар килеп чыгалар да, мине каядыр өстериләр. Куркам, карышам, кычкырырга телим, ләкин кычкыра алмыйм. “Йә, Аллам, коткар мине болардан, бүтән эчмәс идем, тәүбә итәм!” – дип уйлап куюга, кемдер арттан этеп җибәргәндәй булды. Күзләремне ачтым. Ни күрим: врач тирләп-пешеп, йөрәккә массаж ясап ята. Күз ачуымны күргәч: “Аллага шөкер! Кире кайттың бит. Мин сине бөтенләй китте ахры дип куркуга калдым”, – диде.

Газапларым моның белән генә бетмәгән икән әле. Элеккеге дуслар – шешәдәшләр теңкәгә тиделәр. Берсенең бу яңалыгымны ишеткәч, йөзләре каралып чыкты. Төрлечә мыскылларга кереште. Эштәге мужиклар да: “Ә-ә, фамилияңне үзгәрткәнсең икән – Кодиров бит син хәзер”, – дип көлгән булдылар.

Төннәрен гел бер төш бимазалады: туй икән, имеш, өстәлләр аракыдан сыгылып тора. Кунаклар арасында теге врач та бар. Бөтенесе дә мине кыстыйлар. Врач та эч, берни дә булмас ди. Эчәм, имеш. Элеккеге кебек күп итеп. И рәхәт, имеш. Тик каяндыр теге албастылар килеп чыгалар. Врач та бүтәнчә “сайрый”: “Эчмәскә идең. Үләсең дидем бит. Хәзер үләсең инде”. Йөрәк кага, баш чатный, тагы кара упкынга очам… Бер-ике атна буе иртәләрен гел шабыр тиргә батып уяндым. Баш махмырдан авырткандай була иде. Әллә теге туй чынлап булды микән дип тә уйлый идем.

Аның каравы, өйдәге тормыш матурланды. Хатын ешрак елмая башлады. Олы кыз йөргән егетен безнең белән таныштырды. “Әтием, элек бу хакта уйлый да алмый идем бит”, – диде кызым.

Беркөнне станциядә элек бергә эшләгән дусны очраттым. Зур начальник булган. “Эчүеңне ташлагансың дип ишеттем. Синдәй тәҗрибәле машинистлар аяк астында аунап

ятмый, кил әле, сөйләшик”, – диде. Барган идем – элеккеге эшемә урнаштырды. Беренче получкага гаиләмә бүләкләр, үземә дә яхшы куртка, чалбар алдым, әнигә теге бурычны түләдем.

…Матур киендем дә, кызым Алинәне алырга дип бакчага киттем.

– Күрәсезме, әнә, әтием килә! – дип, кызым колач җәеп каршыма йөгерде.

Кечкенә кызымның горур тавышы – язмышымның миңа биргән иң зур бүләге иде. Мин чын-чынлап бәхетемә кире кайттым.

МӘХМҮТ.

Тукай районы.

https://tatar-today.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев