Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Теләсә кем китапханәче була алмый

Иске Кади авылы китапханәсенең ишекләре һәрвакыт ачык. Төрле яшьтәге кешеләр үз мәнфәгатьләрен, кызыксынуларын канәгатьләндерү өчен бирегә килә. Авыл китапханәсе мәктәп укучыларының да яраткан урыны.

Китапханәбездә үз һөнәренең остасы, аңа күңелен биреп, китапларны яратып, аларга изге әйбер кебек караучы, китап укучыларны ихтирам итүче, аларның һәр соравына җавап табарга тырышучы һәм кемнең нинди әсәр укырга яратуын белүче китапханәче Рушания Гыйрфанова эшли. Инде 27 ел биредә хезмәт куя ул.

Рушания апаның уңганлыгына, булганлыгына, өлгерлегенә сокланабыз. Аның китап укучылары бик күп. Ул даими рәвештә белемен арттыра, үз өстендә эшли, төрле бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулый, грантлар ота. Китапханәбез бик матур, эшләр өчен бөтен шартлар бар.

Теләсә кем китапханәдә эшли алмый, анда Рушания апа кебек сүз остасы да, психолог та булу кирәк.

Кыскасы, хезмәттәшебез бар эшкә дә өлгерә. Яшли тол калып та сыгылмады, ике улын ялгызы тәрбияләп үстерде, читтән торып югары белем алды.

Форсаттан файдаланып, барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган Рушания Миннәхмәт кызын һөнәри бәйрәме белән тәбрик итәм, аңа иҗади уңышлар телим. Тагын озак еллар яраткан хезмәтеннән тәм табып эшләргә насыйп булсын.

 

Рузилә Мөхтәсимова.

Иске Кади авылы.

Р. Гирфанова шәхси архивыннан фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев