Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Телгә мәхәббәт тәрбияләү гаиләдән башлана

    Төрле елларда  татар теленә караш төрлечә булды. 80нче елларда улым балалар бакчасында татар телендә генә сөйләшкәнгә, хәтта,  кисәтү дә ясадылар.

    Аллага шөкер, хәзер дәүләтебез тарафыннан да ана телебезгә, динебезгә, гореф-гадәтләребезгә карата караш уңай якка үзгәрде. Оныкларым татар классында белем ала, барлык фәннәр дә татарча укытылмаса да, класстан тыш чаралар ана телендә дә уздырыла, татар  балалары үзара курыкмыйча  туган телендә аралаша ала. Бер оныгым “Әбиемнең сандыгы” бәйгесендә катнашып дәрәҗәле урын алды, аңа бик  сөендем. Мондый чаралар гореф-гадәтләрне саклап кала да инде.

    Реклама

    Шулай да монда гаилә төп рольне  уйный, бу - ата-ана, әби-бабай бурычы.  Татар баласының теле “әни” дип ачылырга тиеш. Гаиләдә аралашу татар телендә булса, ул ана телен онытмый. Кызганыч, кайбер чиста татар гаиләләрендә дә өйләрендә  бер татарча сүз ишетмәссең, андыйлар үзебезнең танышлар арасында да бар.

    Без өйдә туган телебездә генә сөйләшәбез. Бер онык, балалар бакчасына йөри башлагач,   русча сөйләшергә гадәтләнеп киткән иде, аны тиз биздердек, без татарча гына аралашкач, ул да шуңа күнекте. Туган телгә мәхәббәт “орлыклары”, алда язганымча, иң элек гаиләдә салынырга тиеш. Балалар бакчалары, мәктәпләр аны үстерә.

    Мәдинә Харисова.

    Чирмешән.

    фото: pixabay.com

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: