Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Түбәнкәминкәлеләр хакында сериаллар төшереп була

9 Май алдыннан безне - рәхимсез сугыш әтисез калдырган сугыш чоры балаларын авыл мәдәният йортында оештырылган кичәгә дәштеләр. Хуҗалар һәрберебезне олылап, 70 еллыкка дип бизәлгән сәхнә түренә утырттылар. Гомер йомгакларыбыз шунда сүтелде. Сугыш чоры балаларының яшь дигәннәре дә хәзер сиксәнгә, туксанга таба бара шул. Сөйлисе сүзләр күп, чөнки хатирәләр җан...

9 Май алдыннан безне - рәхимсез сугыш әтисез калдырган сугыш чоры балаларын авыл мәдәният йортында оештырылган кичәгә дәштеләр.

Хуҗалар һәрберебезне олылап, 70 еллыкка дип бизәлгән сәхнә түренә утырттылар. Гомер йомгакларыбыз шунда сүтелде. Сугыш чоры балаларының яшь дигәннәре дә хәзер сиксәнгә, туксанга таба бара шул. Сөйлисе сүзләр күп, чөнки хатирәләр җан авазы булып яңара.
Роза апа Сөләйманованы гына алыйк. Ул үткәннәре хакында болайрак сөйләде: "Әтиебез Галимҗан сугышка киткәндә без өч бала калдык. Миңа дүрт яшь, сеңлем - ике, энем тугыз айлык иде. Сугышның икенче елында әтинең үлүе хакында "кара язу" килде. Менә шуннан соң ятимлек үзен сиздерә башлады. Әни көне буе эштә, без әби кулында. Өйдә, йорт эшләрендә аңа булышабыз. Тагын да авыррагы алда булган икән. 1949 елны урактан кайтканда, әнине 1 килограмм да 800 грамм арыш белән тоталар. Өйгә килеп тә тентү ясадылар. Бездән: "Әниегез алып кайткан арышны кая яшердегез", - дип сорау алдылар. Безнең бернәрсәбез дә юк, дигәч, әнине алып киттеләр. Аны сигез елга төрмәгә утыртып куйдылар.Ул вакытта әби вафат иде инде. Без өч бала кочаклашып ятим калдык. Анда күргәннәрне тыныч кына искә алып булмый. Без туганнарга, тирә-күршеләргә мең рәхмәтлебез: үзебез карыйбыз дип, алар безне ятимнәр йортына бирмәделәр. Ә әни 1 ел да 8 айдан соң төрмәдән кайтты. Ул кайткач хәлләр бераз җиңеләйде".
Ләбиб абый Шәһиев белән Зәмзәмия апа - бертуганнар. Ишле гаиләдә сигез бала үскәннәр. "Аллага шөкер, ул елларда ашарга ярый торган төрле үләннәр бик күп иде. Балтырган, кычыткан, ат кузгалагы, черек бәрәңге - шулар безнең авыл халкының ризыгы иде. Ул елларда инештә балык та күп булды. Шуларны бата-чума тотканнарыбыз да истә",- дип сугыш елларын искә алды алар.
Апалы-сеңелле София апа һәм Асия Гыйрфановалар да чара кунагы. Яшьли колхозда эшләүчеләр. Асия торф чыгару җирләрендә, аннан кайткач, колхозда хезмәт куя. Аларның әтиләре Мәннәф бабайның әниләренә, гаиләсенә фронттан язган хаты мәктәп музеенда саклана. Очрашуда бу хатны да укыдылар. Әһлиулла бабай Лотфулллинның хатынына язган хатында исә мондый юллар бар:
"Эчең пошса гына чыгып сана, иртәнге йолдызларны.
Зинһар дип әйтәм, карчыгым, кара балаларымны".
Бичаралар, сугыш кырында үлем янәшәсендә булганда да күңелләрендә гаиләләрен йөрткәннәр.
Әһлиулла бабайның кызы Зәйнәп, Фәйрүзә апа Сөнгатуллина, Мөхтәррәмә Вәлиева, Габдерахман бабай кызлары Минхәят белән Әминә дә, Харис кызы Мәүлидә дә авыр сугыш еллары, михнәтле бала чаклары хакында сөйләделәр. Кыскасы, тыңлап торсаң, әлеге хатирәләрдән озыз-озын сериаллар төшереп булыр иде.
Әлеге җыр-биюле, табынлы да мәҗлесне оештырган, булышкан авылдашларның барысына да, эшмәкәрләргә, мәдәният йорты, авыл җирлеге советы хезмәткәрләренә бик зур рәхмәт. Ил-көннәребез тыныч булсын, балалар ятимлекне күрмәсен.
Фаил Гафиятуллин.
Түбән Кәминкә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Түбән Кәминкә авылы 9 май