Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Түбән Кәминкәдә бер чара да Гарифуллиннардан башка узмый

Сәхнәдә – Гарифуллиннар! Түбән Кәминкә мәдният йортында узган чараларда, район мәдәният йорты сәхнәсендә дә мондый белдерү-өндәү еш яңгырый. Бу авылдан Гарифуллиннар гаиләсе шундый музыкаль гаилә.

Авылыбыз гармунчыларга бай булса да, минем кырык биш ел буе кулыннан гармунын төшермәгән Әмир Гарифуллин һәм аның гаиләсе турында язасым килә.

Әмир моннан 55 ел элек Зәки абыйлар гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килгән. Ул бик яшьли, абыйларыннан күреп гармунда уйнарга өйрәнә. Инде  икенче класста укыганда ук тәнәфесләрдә гармун уйнап, иптәшләрен биетә торган була.

Гармунчы егеткә  авылда ук җырчы кыз да табыла.  Гармун, авыл мәдәният йорты сәхнәсендә куйган концертлар Әмир белән Гөлияне кавыштыра да инде.

Гөлия 35 елдан артык авылдашларга, тирә-күрше авыллар халкына  медицина ярдәме күрсәтә – авылдагы врачлык амбулаториясендә шәфкать туташы булып эшли. Әтисе белән яшьли техника янында кайнашып үскән Әмир техникага кагылышлы һөнәр үзләштерә. Җырда җырланган кебек, ул – гармунчы, тракторчы, комбайнчы да.

Авыл мәдәният йортындагы бер генә чара да Әмир белән Гөлиядән башка узмый. Концертларда катнашучы кызлар да: “Әмир абый уйнаганда җырларга уңай”, - диләр.

Әмир бер дә иренеп тормый, кая чакырсалар да баяны белән килеп җитә. Авылдагы туй дисеңме, башка мәҗлесме, баян белән аның урыны түрдә. Районда узучы үзешчән сәнгатьтә катнашучылар смотрында да  гел  бүләккә лаек булалар.

Соңгы вакытта Әмирнең тагын бер таланты ачылды – ул әтиләргә багышлап җыр иҗат иткән. Бу җырны концертта Миләүшә Хөснуллина башкаруында тамашачыларга да тәкъдим иттеләр.

Нәселдән килгән моң аның  уллары – Данияр белән Эльвирга да күчкән. Читтә яшәсәләр дә, аларны бәйрәм вакытында авыл мәдәният йорты сәхнәсендә еш күрәбез. Гарифуллиннар сәхнәгә дүртәү дә чыгалар. Егетләрнең музыкаль белемнәре дә бар. Эльвир бик матур итеп баянда да уйный.

Роза Закирова.

Түбән Кәминкә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Амир минем туганым ...безнен этилэребез бер туганнар ..мин бик шатмын ...аларнын семьясы бик тату и барсы матур итеп жырлыйлар ...мин алларга исэнлек саулык и бэхетле матур тормышлар телимен !!! Нафисэ апагыз !!