Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Түбән Кәминкә ветераны бүләкләргә сөенгән

1 октябрь, кичке сәгать алтылар. Безне балалар - улым Илфак белән киленебез Гөлнара Әлмәттән больницадан алып кайттылар. Үз өебез бусагасын шулай исән-сау атлап керү бәхетенә ирештек. Шуннан да зур шатлык, бәхет юктыр. Аллага шөкер, без исән-сау.

Соңгы арада таралган мәкерле чир белән больницада ятып, гаиләсе янына савыгып кайтучылар минем хисләремне аңлар. Алар да андагы хәлләрне үз күзләре белән күреп кайткандыр. Ул больницалардагы медицина хезмәткәрләренә Аллаһ ярдәмен бирсен, ничек түзәләрдер: төнге 3тән аякта, кич 9га кадәр гел чирлеләр янында. Йокылары: кайсы шул киемнәре белән коридорда, кайсы эш өстәлләре өстенә башын салган. Аларның һәрберсенә дә олы рәхмәтемне җиткереп калам. Шунысын бер Аллаһтан сорыйм - берегезгә дә ул палаталарның ишекләрен ачып керергә язмасын...

Мәкәләм эчтәлегенең темасы башка. Менә шушы кичне күңелебезне тагын да күтәреп, Өлкәннәр көне белән котларга авыл мәдәният йорты директоры Гүзәлия Яхина, сәнгать җитәкчесе Ләйсән Җамалетдинова, китапханә мөдире Зөлфия Мәссаровалар бүләкләр һәм чәчәкләр белән килеп, котлап, зурлап, теләкләрен җиткерделәр. Без олыларга тагын шуннан да зур бүләк бармы икән?! Олыгайгач бераз күңелләр дә нечкәрә ахрысы. Бүләкләр көтмәсәм дә, шулай хәлемне белеп, бәйрәм белән котлауларыннан күңелләр күтәрелеп китә. Үткән хезмәт юллары әкрен генә искә төшеп, үткәннәрне кабат яңартасың. Бүләкләре дә зурдан бит әле. Ләйсән белән Гүзәлия аларны үз акчаларына алып, безне шулай зурлаганнар. Ә үзеннән һәм район үзәк китапханәсе исеменнән бүләген Зөлфия тапшырды. Ул элек 34 ел китапханә мөдире булып эшләгән Асия апасы Гафиятуллинаны аерым котлады.

Мәдәният йорты коллективы дус-тату, бер-берсенә булышып, ярдәмләшеп эшли. Монда шунсыз мөмкин дә түгел. Без эшләгән вакытта, клуб эшчесе белән китапханә мөдире сүзгә килеп, район җыелышларында тавыш күтәргән очраклар да булды. Бәлки хәзер дә андый коллективлар бардыр. Асия белән, аннан соң Сәгыйдә Гафиева белән андый очракларны шаккатып карап тора идек. Чөнки без бер гаилә сыман эшләдек. Хәзерге коллектив та шундый тату эшли, күзләр генә тимәсен. Санасаң даталар шактый, Яңа елдан башлана инде ул, ә 9 Май бәйрәме үзе генә дә күпме көч сорый. Әле бит катнашучыларның шактые мәдәният йортында штатта түгел, алар бушлай эшли. Бу коллективны туплавы үзе бер зур хезмәт. Котлаулар ирештерү, аларда гадәткә кертелгән. Мәдәният йортында, китапханәдә һәрбер датага диярлек өстәл көйләп, төрле тармакта эшләгән ветераннарны, Ватанны саклаган сугыш ветераннарын, сугыш чоры балаларын бергә очраштырып, бүләкләр биреп, концерт номерлары бүләк итеп, озатып калалар.

Китапханә дә үз тармагында актив эш алып бара. Зөлфия, элеккеге китапханә мөдирләрен бергә туплап, “Сорау-җавап” һәм бик күп башка төрле чаралар үткәреп, мәктәп укучыларында китапка мәхәббәт тәрбияли.

Безнең мәдәният йортында “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы да уңышлы эшләп килә. Алар чараларда катнашалар, урыннар яулыйлар, дипломнар, бүләкләр алып кайталар.

 Ләйсән турында аерым шуны әйтәсем килә, ул мәдәният йортында үткәрелүче коцертларны оештырып кына калмый, ә үзе алып та бара. Сабан туйларын матур, аңлаешлы итеп халыкка җиткерә белергә дә кирәк, ә ул моны булдыра, бик оста башкара.

1979 нчы елның 13 октябрендә яңа мәдәният йорты бинасының ишекләрен ачып керү  авыл халкы өчен зур бәйрәм булды. Мин 1999 елга кадәр, пенсиягә киткәнче, аның директоры, ә хатыным Асия 34  ел китапханә мөдире булып эшләдек, хәзер икебез дә лаеклы ялда. Аннан китүебезгә 22 ел булса да, безне бәйрәмнәргә чакырмыйча, яисә өйгә килеп котламыйча калганнары юк.

Күптән түгел Бер республика газетасында “Бүләк тә бирмиләр, чәйгә дә чакырмыйлар” дигән язманы укыдым. Автор 19 ел эшләп чыккан оешмада инде 4 елдан бирле үзен бер дә искә алмауларына зар белдерә. Күчтәнәч бирмәсәләр, почта аша открытка салсалар да күңел булыр иде дигән ул.

Газета битләрендә мондый игътибарсыз начальникларга хакында рәнҗүле хатларны еш укырга туры килә. Лаеклы ялдагы ветераннарын искә алмаучы, хөрмәтләмәүче җитәкчеләргә шуны әйтәсем килә, сезгә дә картлык килми калмас бит. Менә безнең коллективтан килеп үрнәк алыгыз диясем килә.

Фаил Гафиятуллин.

Түбән Кәминкә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев