Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Түбән Кәминкә табиблары трактор уты яктысында операция ясаганнар

    Газета битләрендә табибларга, шәфкать туташларына рәхмәт сүзләре еш бастырыла. Безнеңчә, андый зур мактауларга Түбән Кәминкә участок больницасы хезмәткәрләре дә бик лаек.

    Моннан илле ел элек агачтан корылган бинаны кечерәйтеп, заманча җиһазлап, барлык мөмкинлекләре булган көндез дәвалану пункты итеп куйдылар. Элек-электән намуслы, биргән антларына тугры булган табиблар, Силантьев, Карташов кебек оста куллы хирурглар эшләгән биредә. Трактор уты яктысында «сукыр эчәк» кисү, тишелгән ашказанын ямау, каны агып бетә язган анага чишмә суы җибәреп үлемнән алып калу, һәлакәткә очраган авыр хәлдәге кешенең, урынга барып, бот сөякләрен фонарь яктысында җыеп, аяклы “ясау” дисеңме, бу - йөзләрчә балага гомер биргән Мөхтәрәмә апаларның, шифалы куллы больница хезмәткәрләренең тырышлыгы. Алар бар да рәхмәткә лаек.

    Казан медицина көллиятен тәмамлап эшкә килгән яшь парларыбыз -Максим Викторович белән Алевтина Александровналарның кеше гомерен кайгыртып эшли башлауларына да егерме биш ел тулып килә. Озакка түгел, диеп башлаган эш көннәре үткән дә киткән. Яраттылар алар Кәминкә халкын, авырулар да хөрмәт итә үзләрен. Инде Ватанны сакларга барырлык уллары, унынчы сыйныфта белем алучы кызлары үсеп килә. Шулай бит инде, авыру үзенең хәлен үз телендә аңлатырга тели. Менә шундый авырулар аеруча ярата Алевтинаны. Аңа нинди телдә эндәшсәләр, ул сиңа шул телдә җавап бирә, хәлләрен сораша. Авыл халкының бөтен гаиләләре белән таныш Просвиркиннар.

    ...Без эчкә үткәндә эш сәгате башланып кына килә иде әле. Дистәдән артык авыру урыннарга урнашканнар, залда акрын гына ТНВ телеканалы тапшыруы ишетелеп тора. Лаборантка Нәфисә Сафина авыруларга «полоска» алып, анализлар бирергә керерсез диеп, үз эшен башлап җибәрде. Юк, дәррәү сикереп торучы булмады, чөнки һәрбер кеше үз чиратын белә. Монда тәртип шулай көйләнгән. Мөлаем йөзле Гөлсинә Мусинаның да бүлмәсенә “йөрәк яздырырга” ыгызыгысыз гына кереп чыгалар. Нурания Гарифуллинаның башы иелгән, ул инде «карточкалар» әзерли. Бүген монда 4 яшьлек балалар да, 86-87 яшьлек әбиләр дә бар. Авырулар тарихын Фидания Бадамшинадан да күп белүче юктыр, чөнки ул балалар белән эш итә. Эчке бүлмәдә Гөлия Гарифуллина белән Алевтина Александровна күптән эштә. Алар инде уколлар ясап, системага дарулар җыялар, килүче авыруларның кан басымнарын үлчиләр. Һәр җирдә чисталык, күңел җылылыгы, елмайган йөзләр. Мондый хәлдә авыруларның күңелләре күтәрелеп китә.

    Бу кызларыбызның эш көне тәмамланса да, кичләр алардан башка үтми. Авыл мәдәният йортында уза торган чараларның башлап йөрүчеләре алар. Баян сыздырып җибәрүче Золхиябез, үзәкне өзеп җырлаучы Гөлиябез, үзе иҗат итүче шигырьләре белән Фиданиябез генә ни тора?!

    Менә шушы шифалы куллардан дәва алучы барлык авырулар да аларга рәхмәт әйтә. Кечкенә төбәктәге тырыш хезмәткәрләрне югарыда күрмиләр кебек, ә менә халык аларны бәяли. Халык рәхмәте – алар өчен иң зур бүләк.

    Миңнегөл һәм Шәүкәт Әгъзамовлар.

    Түбән Кәминкә авылы.

    Кадыйр Гомәров фотосы

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: