Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Совет урамында кайчан “киләсе ел” җитәр икән?

Соңгы елларда Әккәрәй авылында гражданнар җыенында еш кына бер үк сорауны күтәрәләр: Совет урамындагы юл кайчан норматив хәлгә китереләчәк?

Елдан-ел бу урамда яшәүчеләр юлсызлыктан интегә, бигрәк тә яз һәм көз. Билгеләнгән көнне хәтта чүп ташучы машина да монда калдыклар артынан керми, мәчеләр һәм этләр пакетларны ерталар һәм чүп-чарны актаралар. Ел саен җитәкчеләр юлны төзекләндерүне киләсе ел планына кертергә вәгъдә итәләр. Тик эш шуннан ары узмый.

Күрше Кармыш авылында булганда, урамнарның һәм тыкрыклар юлларының вак таш белән түшәлгәнен күрәбез. Әккәрәй авылының Совет урамы Кармыш авылының Барый Габдрахманов урамы белән тоташа, алар арасы 100 метр. Безнең авыллар чигендә кечкенә генә чокыр бар. Ул җәяүлеләр йөрү һәм машиналар үтү өчен зур кыенлыклар тудыра. Кыш көне чокыр кар белән тула, яз көне – биредә үтеп булмаслык пычрак. Монда, су агызыр өчен, чокыр төбенә салырга һәм аны туфрак белән күмәргә генә кирәк, шулай күпер килеп чыгар иде. Аны "Дуслык күпере" дип атар идек. Бу мәсьәләне ике авыл җирлеге хакимияте хәл итәргә мөмкин һәм әлеге тәкъдим авыл җирлекләре башлыкларына сайлаучыларның наказы булсын иде. Без алар бу мәсьәләне уңай хәл итә алырлар дип ышанабыз һәм шулай ук Совет урамында да "киләсе ел", юл булыр дип өметләнәбез.

Совет урамы халкы исеменнән хезмәт ветераны Михаил Наратов.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев