Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Сосновкада булган фаҗигадә 10 йорт янган

Сосновка халкы быел үз авылларының 90 еллыгын билгеләп үтә. Шуның белән бәйле минем хәтеремә 1957 елда булган куркыныч фаҗига искә төште.

...Төш вакытлары иде. Авылдашлар иртән сугыш ветераны һәм инвалиды Василий Охотниковка бура күтәрергә булыштылар. Балалар, гадәттәгечә, бүрәнә араларына мүк яки салам салып тордылар. Ул вакытта миңа 15 яшь иде. “Миме”дән соң (чувашларда өмәне шулай атыйлар) өйгә кайтып ял итәргә яттым, йокыга киткәнмен. Мине әни уятып янәшә урамда (хәзерге Киров урамы) янгын чыкканлыгын әйтте. Бөтен халык урамда иде. Без чиләкләр алып буага киттек, ул елны чистарту өчен буаны җибәргән иделәр, шунлыктан су алу өчен, пычрак ерып, аның уртасына ук керергә туры килде. Көчле җил кузгалды. Яна торган йортларның саламнан эшләнгән “кара эшләпәләре”, кошлар сыман, икенче урамдагы (хәзерге Мәктәп урамы) йортларга очтылар. Салам бәйләмнәре яңа ут чыганагы иде. Безнең урамда иң беренче булып күршеләребез Васильевларның йортына ут капты. Балалар буадан чиләкләр белән су ташыды, олылар әлеге утны сүндерергә тырыштылар. Безнең йорт каршында амбар, ә аның янындагы кыяр бакчасында тирес һәм салам бар иде. Бакчада салам яна башлады. Без шушы участокны сүндеререгә керештек. Ике урамда берьюлы 10 өй яна иде. Халык югалып калган, нишләргә белми. Без, әни белән, яна торган өебездән әйберләр чыгара башладык: ул түр бүлмәдән, мин - янкормадан, кулга нәрсә эләгә. Өйнең түбәсе ут эчендә. Халык миңа: “Тизрәк чык инде,” - дип кычкырды. Мин нидер кочаклап тәрәзәдән сикердем дә, юл аша чыгып, куркуыннан елап утыручы сеңелем янына чаптым. Аңа яшь тә өч ай иде. Ә мин тәрәзә аша ташлаган әйберләр өй белән бергә янып бетте.

Башка авыллардан да халык җыелды. Бөтен авылга - атка җигелә торган, ике кулга су помпасы. Ул эшләми иде, өстәвенә якында гына су да юк. Һәрберсе үз өен саклап калырга тырышты. Халык сугыштан соң өйләрен рәткә генә кертә башлаган иде. Барысында да диярлек өйләр яңа янкормалы, я ремонтланган, тик салам түбәлеләр. Павловлар яңа йортларын калай белән каплаган һәм буяган иде. Соңыннан сөйләүләренчә, ул да шырпы кебек янган да беткән. Көчле янгынны Чирмешәннән янгын сүндерүчеләр килгәч кенә туктата алдылар.

Сәгать, сәгать ярым эчендә булган хәл бу. Авылдашым Саша Васильев сыерчык оясын саклап калуны ялварып елаганын искә алып сөйли. Аның бабасы оста куллы иде, оныгына бизәкләп сыерчык оясы ясап биргән булган.

Янгын көндез булганлыктан, маллар көтүдә иде. Бәла килгән йортларның кыштан соң калган бөтен ризык запаслары янды. Ә яңа уңышка кадәр 3-4 ай яшисе бар. Кешеләр - “көл арасында”. Кайда куну һәм гаиләне туендыру турында уйларга кирәк иде.

Безнеке кебек туганнарың күп булу яхшы шул. Кич белән алар безгә Ивашкинодан бер олау тутырып бәрәңге, он, ярмалар, кием-салым алып килделәр.

Кич белән малларны алып кайттылар. Аларның аптырап калуларын күрсәгез: мөгрәделәр, сырпаландылар, кая барырга белми, анда-монда йөрделәр.

Тормыш дәвам итте. Өйләре янучылар яшәрлек фатир эзләделәр. Кемдер туганнарында тукталды, икенчеләр танышларына һәм күршеләренә сыенды. Бәлага таручыларга өй салу өчен урман бирделәр. Бәхеткә, анысы безгә якын. Үз көчең белән төзелеш материаллары әзерләргә кирәк иде. Монда туганнарсыз, танышларсыз булмады. Кем ничек булдыра - барысы да булышты. Җәй ахырында, август-сентябрьдә кайберәүләр яңа өйләренә дә күчте.

Соңыннан мәгълүм булганча, бу көнне берничә кеше Николай Алексеев бакчасы аша фермадан төшке ашка кайтканнар. Шуларның берсе сүндерелмәгән тәмәке төпчеге ташлаган. Ут саламга капкан.

Ул вакытта куркыныч янгында зыян күрүчеләрне атыйсы килә: Ульяна Дютина (тол хатын) – гаиләдә 6 кеше; Николай Алексеев – 9; тол Романа Дютина – 2; Иван Дютин – 7 (гаилә үзләренең дә 8 баласы булган Василий Дютиннарда яшәде); Лазарь Кузьмин (әнинең икенче ире), без 7әү идек; Варвара Васильева (тол хатын) – 4; Федосия Якимова (тол хатын, дөм сукыр) һәм Матрена түти (балачактан инвалид) – 6; Федор Якимов – 4; Егор Якимов – 2; Алексей Павлов – 6; Емельян Якимов – 7 кеше. Соңгысының иске йорты янды, янәшәдәге яңасын саклап кала алдылар.

Минем бу хатирәләрем - ут белән сак булу хакында кисәтү. Ярты гасыр элек Сосновкада булган кебек фаҗигаләр кабатланмасын.

Якташларыма хөрмәт белән, Зинаида Дютина.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев