Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Солдат улы сынатмый

- Биш яшьлек бала акылы әллә ни күп сакламаган, сугыш башлану чоры истә юк диярлек. Кырык бердә үк әтине сугышка алдылар, югары очка аны озатырга ияреп менгәнемне төштәге кебек кенә хәтерлим. Солдатларны яу кырына бөтен авыл белән озаталар иде... Кечкенә Габдрәхимнең әтисен соңгы күрүе була бу. Бу мизгелдән әтисез авыр,...

- Биш яшьлек бала акылы әллә ни күп сакламаган, сугыш башлану чоры истә юк диярлек. Кырык бердә үк әтине сугышка алдылар, югары очка аны озатырга ияреп менгәнемне төштәге кебек кенә хәтерлим. Солдатларны яу кырына бөтен авыл белән озаталар иде...

Кечкенә Габдрәхимнең әтисен соңгы күрүе була бу. Бу мизгелдән әтисез авыр, ятим, ачлы-тук­лы тормыш башланасын, үзенең һәм тагын өч туганының гомер буена сугыш ятимнәре исемлегендә торачагын сабый зиһене чамаламый шул әле ул вакытта.
Кырык икедә әтиләре Нурхәммәт солдатның үлгән хәбәре килгән. Зәйнәп апа дүрт ятимен кочаклап толлык арбасына җигелә.
- Ятимлек, яшең җитмәсә дә, олылар эшен өстеңә йөкләп башкару ул, сеңлем. Әле җиденчене дә тәмамламаган малай бит, кышкы чатнама суыкта сыер җигеп утын ташыганнарым хәзер дә йөрәкне өзә. Аякта, өстә нәрсә инде ул вакытта?! Ачлыгын әйткән дә юк...
Әңгәмәдәшем - Бәркәтәнең хөрмәтле хезмәт ветераны, авылның ветераннар советы рәисе Габдрәхим абый Хәйретдинов.
- Кимлектә үссәк тә, югалмадык анысы, тырыштык, кеше булдык, - дип дәвам итә сүзен Габдрәхим абый. - Илле беренче елны авылда җиде класс тәмамладым. Үзебездә әле урта мәктәп түгел. Башка авылга йөреп укуны дәвам итәргә мөмкинлек булмады. Вакытны бушка уздыр­мыйм дип, Түбән Кармалка мәктәбенә 5нче класска барып кердем, чөнки русча өйрәнү теләгем бик көчле иде. Шунда ике ел укып, русча яхшы ук сөйләшә башладым, язуына да өйрәндем. Инде максатымны тормышка ашырырга юл ачылды.
Ә максаты исә - ФЗОга китеп шахтерлыкка уку. Тырышкан табар, диләр бит. 1953 елда авылдан дүрт егет оешкан төстә Кемерово өлкәсенә укыр­га җибәреләләр. Унҗиде яшьлек Габдрәхим, алты ай укыганнан соң, ниһаять, Прокопьевск шәһәрендә шахтада эшли башлый. Булган егет тиз арада үзен алдынгы эшче итеп таныта. Шунда эшләгән чорда армия сафларына алына. Ерак Көнчыгышта өч елдан артык хезмәт иткәннән соң, әнисе үтенече буенча, авылга кайтып төшә.
Тугыз елга якын читтә йөргән егеткә авыл тормышына кереп китү җиңел булмый. "Белемем җиде класс, колхоз өчен һөнәрем юк. Лашманда механизаторлар курс­ларында укып кайттым да, бер иске комбайн сорадым, бирмәделәр. Ул вакытта авылда эшләргә ыргылып торган яшьләр күп иде шул. Аннары, шактый читтә йөреп кайт­кач, ят кеше кебегрәк тә булганмындыр инде,"- дип искә ала ул үзе болар турында. Егет сырланып тормый, тәҗрибәле комбайнчы Галиәкбәров Габбас абзыйга ярдәмче булып урнаша. Ярты еллар эшләгәннән соң, атлаган саен ватылып теңкәләренә тигән "холыксыз" комбайн Габдрәхимнең үзенә генә кала. "Шахтада бергә булган Әкрәм Шарапов та авылга кайткан иде. Аны үземә ярдәмче итеп алдым да, комбайнны яңадан диярлек сүтеп җыйдык. Завод брагы булган икән,"- дип хатирәләрен дәвам итә авылдашым. 1964 ел урагында алар, шул комбайнда эшләп, колхоз буенча беренчелекне алганнар. Шуннан соң аңа яңа СК-4 комбайны бирәләр.
Әнә шулай, тумыштан килгән тырышлыгы, булдыклылыгы, максатчанлыгы егетнең гомер юлында һәрчак этәргеч булып бара. Сугыш арты еллары арттарак калып, илдә тормыш бераз җайлана башлый. Алтмышынчы еллар уртасы Габдрәхим язмышы өчен дә матур үзгәрешләр чоры була. Тырыш егет кичке мәктәпкә йөреп урта белем ала. Авыл кызы, чибәр, чая Әкълимә белән матур гына тормыш корып җибәрәләр. Укуга булган көчле омтылышы аны кабат парта артына утырта, Лаеш авыл хуҗалыгы техникумы студенты итә. Читтән торып укулары җиңел түгел, билгеле. Әмма, ул чаклардагы йокысыз төннәр, мәңге бетмәс кебек тоелган контроль эшләр, имтиханнар, сессияләр хәзер инде аның күңелендә яшьлекнең матур бер хатирәләре булып кына сакланалар.
- Бу укуым алдагы тормышым өчен гомерлек фундамент булды, - ди Габдрәхим абый. - Алтмыш сигезенче елда колхоз рәисе Әбелкәрәм абзый Әхмәтҗанов мине идарәгә экономист итеп алды. Ике-өч елда бу хезмәтне яхшы итеп үзләштердем.
Башкача булуы мөмкин дә түгел. Һәр эшне бар төгәллеге белән, җиренә җиткереп башкару, тырышлык, җаваплылык, һәрчак яңалыкка омтылу аның гомерлек сыйфатлары бит. Яшь белгечнең булдыклылыгы, аңа нинди эшне дә ышанып тапшыру мөмкинлеге район җитәкчеләре күзеннән читтә калмый, билгеле. Аны тиз арада райкомның кадрлар резервы исемлегенә кертәләр. Ул берничә чакырылыш рәттән авыл советы депутаты итеп сайлана.
Алдагы дистә еллар да Габдрәхим абый биографиясе өчен партия кая кушса, шунда тырышып эшләгән намуслы хезмәт чоры. Җитәкче постларда эшли башлавына шул чактагы райбашкарма комитеты рәисе Михаил Виноградов сәбәпче була. Ул, кыстый-кыстый, аны Бәркәтә авыл советы рәислегенә ризалаштыра. Бу эшне дә гадәтенчә уңышлы гына башкарып китә. Бераздан, зур ышаныч белдереп, аны районның "Татарстан" колхозына рәис итеп җибәрәләр. Монда эшләвенең дүртенче елында район җитәкчелегендә, хуҗалыкны күрше "Урал" колхозы белән кушып, яңа рәис кую идея­се туа. Менә шунда колхозчыларның үзенә булган хөрмәтен ачык күрә дә инде ул. Райкомның икенче секретаре Минсәгыйть Шакиров үткәргән гомуми җыелышта барлык колхозчылар хуҗалыкларны кушмаска, Хәйретдиновны үзләреннән җибәрмәскә тырышып бик озак бәхәсләшәләр. Аннан соңгы елларда рәислек иткән Орджоникидзе исемендәге, "Победа" колхозларында да үзе турында бары матур хатирәләр генә калдыра Габдрәхим абый. "Кая эшләсәм дә хуҗалыкны алга җибәрергә тырыштым, гадел булдым, үз кесәмә җыймадым,"- ди ул.
Хезмәт биографиясенең соңгы еллары кабат туган Бәркәтәсе белән бәйле. Башта колхоз рәисе урынбасары, аннары 16 ел баш зоотехник булып эшли якташыбыз. Язмышыннан бик канәгать Габдрәхим абый. "Өзлексез 60 ел эшләп, 75 яшемдә пенсиягә чык­тым. Лаеклы ялыма зур хөрмәт белән озаттылар. Аллага шөкер, дия алам, - ди ул горурланып. Һәм ул чакта үзенә җитәкче дә, өлкән иптәш тә булган кешеләрне - райком секретарьлары Әхсән Заһитовны, Рәис Мөбарәкҗановны, Минсәгыйть Шакировны, "Шушма" колхозы рәисе Әбелкәрәм Әхмәтҗановны зур хөрмәт белән искә ала.
Пенсиядә дип кул кушырып утырмый әле ул, үзенә хас төгәллек, тырышлык белән ветераннар советы рәисе вазифаларын алып бара. Бу көннәрдә Габдрәхим абый үзенең 80 яшьлек түгәрәк юбилеен билгеләп үтә. Матур гомернең күркәм бәйрәме!
Әйе, илебез азатлыгы өчен башын салган әтисе йөзенә кызыллык китермәслек итеп яшәде һәм яши солдат улы Габдрәхим Хәйретдинов.
Рәсимә Мәгъсумова.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәркәтә солдаты