Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Шешминкада сугылган кирпечләрне Ташкентта тапканнар

Шешминка авылы мәктәбенең туган як тарихы музее экспонатлары арасында гап-гади кирпеч бар, анда “КХ“ хәрефләре төшерелгән. Нәрсәне аңлата икән соң ул? Баксаң, әлеге төзелеш материалы Шешминка Крепосте кешесе Кузьма Хлопуновның кирпеч заводында сугылган икән. Әлеге якташыбыз язмышы, гомумән, кызыклы да, фаҗигале дә.

Олылар сөйләве буенча, Кузьма Федорович баһадир гаүдәле, көчле һәм чибәр ир-ат булган. Хатыны Наталья Николаевна һәм биш баласы – дүрт улы һәм кызы белән алар алма бакчасына сыенган йортта яшәгәннәр. Өйләре янындарак кирпеч заводы урнашкан. Урманда исә зур умарталыклары булган. Кыскасы, Хлопуновлар җитеш тормышта яшәгәннәр, заводтан саллы керем килеп торган. Сыйфатлы итеп сугылган кирпечләре тирә-як төбәкләрдә, авылларда дан казанган. Аны хәтта Урта Азиядән үк килеп алганнар, дип сөйлиләр. Авыл кешеләрен читтән килгән сатып алучыларның ят кыяфәтле дөяләр куркыткан, имеш. Ташкентта төпләнгән бер шешминкалы исә, шәһәрдә йорт сүткәндә “КХ“ тамгалы кирпечләр чыкты, дип сөйләгән.

Революциядән соң кулакларга каршы көрәш башлана, Хлопуновны да “мироедлар“ классына кертәләр. Ул үзен “раскулачивать“ итәргә киләселәрен сизә һәм моңа әзерләнә башлый. Өе янында часовойлар куйсалар да, ул качып котыла ала. Бер фараз буенча, Кузьма өйдә сүтелгән мич морҗасы аша чыгып ычкына, икенчесе буенча, ул часовойларга акча биргән, тегеләр моны җибәргәннәр. Кузьма Федорович айгырына атлана да җилдертә, имеш.

Соңыннан мәгълүм булганча, Кузьма Хлопунов Кытайга кадәр барып җитә. Анда дуңгызлар асрый, зур ферма эшләтеп җибәрә. Рус хатынына өйләнә, әмма алдан ук кисәтеп куя: әгәр дә аның янына элеккеге хатыны белән балалары килсә, ул гаиләсе белән яшәячәк. Хлопунов Кытайда нык баеп китә, күп илләргә бара, ит сата. Хатыны Наталья Николаевнага да үзенең кайда булуын һәм үзе янына ничек килергә кирәклеге хакында хәбәр сала. Шунда Наталья, дүрт баласын ияртеп, ерак Кытайга китәргә була.

Олы уллары эмигрант әтисеннән баш тарта һәм әбисе, бабасы янында кала. Наталья Николаевна ире янына бик озак бара, күп җәфа кичерә. Юлда бер баласы ачлыктан үлгән. Кузьма Федорович белән яшәгән хатын аларны яхшы каршы ала, беренче мәлдә гаиләгә аш-су әзерли, ярдәм итә, аннан аерым яши башлый.

Күп еллар үткәч, Хлопуновлар улларының Ростовта яшәвен беләләр һәм аның янына кунакка кайталар, тик уллары әти-әнисен кабул итми. Әмма ул әтисе биргән зур акчаларны ала.

Кузьма Хлопунов Ростовта үз акчасына балалар йорты төзетә, картлар йорты салу өчен дә акча бирә. Кытайдан кайткач, алар, хатыны белән, шушы йортка урнашалар. Кузьма Хлопунов туган авылы Шешминкада соңгы тапкыр 1961 елда булып китә.

Екатерина Зубова.

Шешминка авылы.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев