Шешминка храмын төзекләндерүгә өлеш кертик
Шешминска крепосте авылына нигез салынуга 300 елдан артык. Борынгы бабаларыбыз бик матур урын сайлаганнар: урман, болыннар, елга-чишмәләр. Бу тирәләр иген игү, мал-туар асрау өчен дә уңайлы. Ләкин әлеге төбәкләргә еш кына күчмә кабиләләр һөҗүм иткән, шуңа да башта иске, аннан соң яңа Кама арты линияләре төзелгән. Яңа линия Алексеевск шәһәре...
Шешминска крепосте авылына нигез салынуга 300 елдан артык. Борынгы бабаларыбыз бик матур урын сайлаганнар: урман, болыннар, елга-чишмәләр. Бу тирәләр иген игү, мал-туар асрау өчен дә уңайлы.
Ләкин әлеге төбәкләргә еш кына күчмә кабиләләр һөҗүм иткән, шуңа да башта иске, аннан соң яңа Кама арты линияләре төзелгән. Яңа линия Алексеевск шәһәре яныннан башланып китә. Чирмешән елгасы буенда Чирмешән крепосте төзелә, соңрак ул Шешминка крепосте белән тоташа.
Икенче Кама арты линиясенә хезмәткә Идел һәм Дон буе казаклары, поляк шляхтасы, украин казаклары күпләп җәлеп ителгән. Алар байтак өстенлекләрдән файдаланган, солдатка алынмаган, әмма бик кирәк булганда иң гаярь яшьләр хәрби хезмәткә чакырылган. Шешминка крепосте фигуралы дүртпочмак рәвешендә сигез пушка сыярлык бастионнар белән төзелгән, 3 метр биеклектәге имән коймалар белән әйләндереп алынган. Монда 1500 кешелек гарнизон сыя алган.
1812 елгы рус-француз сугышында Шешминка һәм Чирмешән крепостьлары казаклары да катнашкан. Чирмешәнгә аннан 92, Шешминка, Түбән Кармалка, Багражга 143 кеше әйләнеп кайткан, күбесе шешминкалы. Шушы сугышта җиңү хөрмәтенә 1821 елда Шешминкада Димитрий Солунский чиркәве төзелә. Егерменче гасырның 30нчы елларында ул җимерелүгә дучар була.
Хәзер бу тарихи храмны торгызу эшләре бара. Билгеле монда шактый акча, башка төрле ярдәм таләп ителә. Чиркәү приходы советы Димитрий Солунский храмын төзекләндерүдә ярдәм сорап барлык мәрхәмәтле кешеләргә мөрәҗәгать итә. Бу игелегегез Ходайдан меңе белән үзегезгә әйләнеп кайтыр.
Екатерина Зубова.
Шешминка.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев