Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Шешминка авылы чиркәве нык кирпечләрдән төзелгән

Бөек газап чигүче Димитрий Солунский бәйрәме җитте. Безнең Шешминка авылындагы храм аның исемен йөртә. Узган ел бу изге йортны үзгәртеп кору эшләре тәмамланды. Чиркәвебез изгеләндерелде.

Ремонт эшләре 10 елга сузылды. Ни кызганыч, коронавирус бәйле рәвештә, гыйбадәт кылулар әлегә туктатылып тора.

Чиркәү, 1812 елгы сугышта французларны  җиңү хөрмәтенә, 1821 елда төзелә. XX гасырның 30 нчы елларында, Россиядәге меңләгән башка храмнар кебек үк, мәсхәрәләнә. Бинада әүвәл клуб, аннары китапханә ачалар, соңрак көл складына әйләндерәләр. Бермәлне хакимияттәгеләр чиркәүне бөтенләй шартлатырга ук ниятлиләр, әмма уйларыннан кире кайталар.

Чиркәүнең диварлары бик нык. Аны борынгы технология буенча төзегәннәр: бина нык монолитка әйләнсен өчен измәгә йомырка өстәгәннәр. Шуңа да карамастан, еллар узу белән гыйбадәтханә җимерелә башлый.

Күп еллар үтте, һәм мәсхәрәләнгән изге урынны яңадан торгызырга кирәклеге турында фикерләр ешрак әйтелде.

2011 елның апрелендә Казан һәм Татарстан архиепискобы Анастасий фатихасы белән бу эш башланды да.  Моңа йөзләрчә кешенең үз өлешен кертүе куанычлы хәл. Александр Наумов, Людмила Сидорова акчаларыннан беренчеләрдән булып зур суммалар бирделәр. Лагеркада туып үскән Николай Афанасьев түбә өчен төзелеш конструкцияләрен ясауда һәм урнаштыруда ярдәм итте, түбә ябуга 10 белгеч җибәрде.

Бу елларда территорияне җыештыру, кирпеч бушату буенча дистәләгән өмәләр үтте, анда олысы да, кечесе дә катнашты.

Гыйбадәтханәне торгызуда Геннадий Петряков, Азат Кашапов, Александр Охлопков, Андрей Моляков, Анатолий Петров, Антонина Небылицына, Александр Зубов, Александр Конев һәм башка бик күпләр булышты. Бу изге эшкә үз өлешләрен керткән өчен, “Татнефть”нең элеккеге җитәкчесе Шәфәгать Тәхәүтдиновка, безнең авылда туып үскән Россия Герое Александр Супонинскийга һәм аларның   гаиләләренә Ходай сәламәтлек һәм иминлек бирсен.  

Храмны торгызу эшләре башлангач, мин күрше авылларда яшәүчеләрдән дә иганәләр җыйдым. Шул вакытта тирә-юнебездә мәрхәмәтле һәм киң күңелле кешеләрнең күп булуына кабат инандым. Кайберәүләр бит җыйган соңгы акчаларын бирделәр. Барыгызга да Ходай нык сәламәтлек һәм иминлек бирсен. Сезнең ярдәм белән чиркәвебез хәзер балкып тора.

Екатерина Зубова.

Шешминка авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев