Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Шагыйрә белән очраштык

Шигырь язам хис йомгагын сүтеп, Сүзләр гөлләр булып үрелә. Әллә ничә йөрәк аша үтеп Шатлык булып кайта үземә. Якташыбыз - Шамил Бикчурин исемендәге, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан Язучылары берлеге әгъзасы Рәмзия Габделхакова (Юнысова) шулай дип яза. Шунысы сөенечле, Иске Үтәмеш авылында туып, Түбән Кәминкә сигезьеллык мәктәбен тәмамлаган, Казан...

Шигырь язам хис йомгагын сүтеп,
Сүзләр гөлләр булып үрелә.
Әллә ничә йөрәк аша үтеп
Шатлык булып кайта үземә.

Якташыбыз - Шамил Бикчурин исемендәге, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан Язучылары берлеге әгъзасы Рәмзия Габделхакова (Юнысова) шулай дип яза.
Шунысы сөенечле, Иске Үтәмеш авылында туып, Түбән Кәминкә сигезьеллык мәктәбен тәмамлаган, Казан дәүләт университетында укыган оста каләм иясе туган ягы белән элемтәне өзми. Ул һәрвакыт якташларының хәлләрен белешеп тора, әдәби кичәләргә кайта. Әйтик, апрель аенда ул Туймәт мәктәбендә дә укытучылар һәм укучылар белән очрашты. Без әлеге кичәгә ветеран укытучыларыбыз - Зәйнәп апа Сабированы, Зөһрә апа Галимованы, Рәсимә апа Хәйруллинаны, китапханәче Наҗия апа Галимованы һәм башка авылдашларны да чакырдык.
Кичәне укучыларыбыз башлап җибәрде. Алар шагыйрәнең әсәрләрен сөйләделәр, җырлар башкардылар. Ә Рәмзия апа Габделхакова үзе исә, иҗаты, яңа әсәрләре, киләчәккә иҗатта уй-ниятләре хакында кызыклы мәгълүматлар ирештерде.бирелгән сорауларга да тәмле теллешагыйрәдән җаннарны җылытырлык, күңелләрне күтәрерлек җаваплар алдык.Ниндидер тылсымлы көчкә ия булгандай, кунагыбыз безне бик тиз җәлеп итте.
Ачык йөзе, киң күңеллелеге, кешелеклелеге белән үзенә карата ул Рәмзия апа. Зур сәләткә ия, шул ук вакытта үзен бик гади тотучы гүзәл ханымкүңелләребезгә тагын яхшылык, мәрхәмәтлелек орлыклары салып китте, тормышның кадерен белеп яшәргә кирәклеген төшендерде.
Мондый очрашулар дәвамлы булсын иде. Ә Рәмзия Габделхакованың иң асыл әсәрләре әле язылмагандыр дип ышанып калабыз.
Рәзилә Шәрифуллина.
Туймәт авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рәмзия Габделхакова