Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Сагынам сине, әтием

    Әти... Әтием... Нинди тирән мәгънә салынган әлеге сүзгә! Аның мәгънәсен күпләребез аңлап та бетермидер. Мин аны үземчә аңлыйм, бигрәк тә хәзер...

    Күптән түгел генә, 3 ай элек, минем яраткан әтием бакый дөньяга күчте. Бу хәл бер дә көтмәгәндә килеп чыкты. Дөресрәге, андый хәлне берәү дә көтеп алмыйдыр, ләкин, шулай да, без моңа бер дә әзер түгел идек. Ничек инде шулай? Ничек итеп гөрләп яшәп яткан җирдән кеше юк була?! Бәлки мин моны яшем кечкенә булу белән аңлап бетермимдер, белмим, тик “юк була” дигән сүзне әйтәсем килми, безнең әтиебез һәрвакыт безнең исебездә, күңелләребездә мәңге сакланыр!

    Минем әтием Фәнил Камалов 1974 елда Лашман авылында, гаиләләрендә бишенче малай булып дөньяга килгән. Әнисе - әбиебез кыз көткән була, бәлки шуңадыр да әтиемнең холкы бик әйбәт иде. Ул әниемә дә, безгә дә бер тапкыр да авыр сүз әйткәне булмады.  Гаиләләрендә минем шикелле үк төпчек бала, кечкенә чагыннан ук бик шук була. Белүемчә, әтинең әнисе абыстай булган, әби әтине кечкенәдән догалар укырга өйрәткән. Шуңа күрә, әти бала чагыннан үк мулла булырга хыяллангандыр дип уйлыйм. Чөнки, авыл мәктәбен тәмамлагач, ул Казан шәһәренең Кабан арты мәдрәсәсенә укырга керә һәм аны уңышлы гына тәмамлап чыга. Шул вакытларда әнием белән танышалар. Өйләнешеп 27 ел бергә яшәп калалар. Өч бала үстерделәр: абый, апа, мин. Әти гомеренең соңгы елларында күрше Әмир авылы мәчете имамы иде. Аның якын дусты – Данил абый. Безнең авылда яши.

    Авыр вакытларда, өй эше эшләгән вакытта, ярдәм кирәккәндә, мин әтидән сорый, аның белән киңәшләшә идем. Әти белән без гел аралаша идек. Ул һәрвакыт миңа “тәмлүшкәләр” алып кайта иде. Әле аның өчен: “Гел кибет әйбере ашамасын инде” – дип әни үзен әзрәк орыша да иде. Ә әти барыбер мине тәм-томнардан өзмәде. Мәктәптәге әти-әниләр җыелышына да ул бара иде. Аннан кайткач, “Менә минем кызымны мактадылар”, – дип, мине гел үсендерә иде. Әтием безне бер дә орышканы булмады, ул һәрвакыт яхшылык белән өйрәтә иде. Безне акыллы киңәшләрен биреп тәрбияләде. Шулай ук, безнең, әти белән, яраткан шөгылебез бар иде. Без аның белән, йортта эшләрне бетергәч, буш вакытларда, балык тотарга бара идек. Узыша-узыша балык тота идек. Әтием белән йөрү миңа бик кызык һәм күңелле иде.

    Әтиемә теләкләр итеп, мин аның рухына багышлап догалар кылам. Исән чагында гел әйтмәсәм дә, мин аны бик нык яратам. Ул безнең өчен үрнәк әти була белде, безне һәрвакыт кайгыртты. Без аңа моның өчен бик рәхмәтлебез! Җаннарың тыныч, урыннарың җәннәт түрләрендә булсын, әтием!

    Реклама

    Камилә Камалова.

    Лашман урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы

    фото: Гөлсирә Шәрифуллина

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: