Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Район газетасы күңелле хәбәрләр белән сөендерә

Район газетасы редакциясендә күп еллар элек бер ел гына эшләсәм дә, миңа бүген дә редакция коллективы да һәм район газетасы да бик якын.

“Безнең Чирмешән”гә язылмыйча калганыбыз юк. Хәзер мәгълүмат бик күп һәм бик тиз тарала. Әмма район яңалыкларын мин район газетасыннан гына беләм.

Шунысын да билгеләп үтәсе килә, соңгы вакытта начар хәбәр күп, үзебез дә гел шуны сөйлибез, таратабыз. Ә менә район газетасын кулыма алып, матур. үрнәк гаиләләр, уңган кешеләр турында укыгач, күңелләргә җылылык кереп, кәефләр күтәрелеп китә. Шундый язмаларны бик яратып укыйм, райондашларым өчен сөенәм.

Редакция коллективына да исәнлек, эшләрендә уңышлар телим һәм безне, газета укучыларны, киләчәктә дә позитив язмалар белән шатландырып торуларына өметләнәм.

Сәрия Бикбова.

Бәркәтә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев