Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Оныгым илен яклап сугышкан

Улым Фәрит гаиләсе белән Венгриянең Будапешт шәһәрендә яши. Аның улы, оныгым Данил өченче класста укый.

Беркөнне балаларым оныгым белән булган хәл турында сөйләделәр. Тәнәфес вакытында, өлкән класс укучысы Данилга:”Синең илең оккупант ил”, -дигән. Оныгым аның нәрсә әйтергә теләгәнен аңлап алып, түзми: “Минем илем басып алучы ил түгел”,-дип әлеге егеткә ташлана. Болар сугышып китәләр, икесе дә җәрәхәтләнә. Бу вакыйга директорга кадәр барып җитә. Ул оныгымны гаепләми. “Илен яклап, дөрес эшләгән, синең аның илен тикшерергә хакын юк”,- дип теге егетне оныгымнан гафу үтендергән.

Хезмәт елларым балалар белән үткәнгәдер, директорның әлеге эшне тикшереп, дөрес нәтиҗә ясавына бик шатландым. Мөмкин булса, ул кешегә рәхмәтемне әйтер идем. Оныгым белән дә горурланып куйдым, чит илдә яшәсә дә, туган ягын онытмый, аны яклый.

Рәхилә Мәгъсумова.

Бәркәтә авылы.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев