Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Олы Чирмешән елгасы башына сәяхәт

    Чирмешән елгасы беренче тапкыр Ибн Фадланның «Итил елгасына сәяхәт» дигән язмаларында «Җарамсан» дип телгә алына. Соңыннан ул «Чирмешән»гә әверелгән бугай.

    Минем бабам Илья Йосып улы бу елганың исеме чуваш теленнән килеп чыккан дип сөйли иде, тәрҗемәсендә ул «сугышчы-хатын-кызлар елгасы» дигәнне аңлаткан. Бу әле фаразлар гына.

    Безнең бөтен бала чагыбыз Олы Чирмешән елгасы ярларында үтте, анда җәй көне су коендык, балык тоттык. Иң зур теләгем – аның чишмә башына барып җитү иде. Үткән җәйдә абыем Александр белән хыялымны тормышка ашырдык.

    Без сәяхәткә машина белән чыгып киттек. Самара өлкәсенең Шентала һәм Келәүле районнарындагы авыллар аша уздык. Келәүле район үзәгендә без чиркәүдән сулга борылдык. Анда торбаларыннан су ага торган кечкенә буаны таптык. Ул безнең авылның Ачалга елгасы кебек кенә бер кечкенә су чыганагы иде. Бу Олы Чирмешән елгасы иде.

    Төньяк-көнчыгышка таба юнәлеп, ял базасына барып җиттек. Шунда ук яр буенда, төзекләндерелгән чишмәдән көчле су агымы агып чыга. Тагын берничә километрны узып, еракта "Олы Чирмешән елгасының чыганагы" билгесен күрдек. Чокырга төштек. Безнең шатлыгыбызның чиге булмады: район үзәге Келәүледән 9 чакрым үткәч, без Олы Чирмешән елгасы башланган урынны таптык.

    Иске Сережкино авылыннан Олы Чирмешән елгасы башына кадәр ара 77 километрга җыела. Ниһаять, балачак хыялым тормышка ашты. Без 5 сәгатькә сузылган әлеге сәфәребездән бик канәгать калдык.

    Евгений Илюхин.

    Иске Сережкино авылы.

    фото: редакция архивыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: