Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Нинди замана бу - хәтта балалар да сүгенә

Шулай бервакыт урамнан барам: бер бала йөгерә, артыннан икенчесе һәм икесе дә, тирә-юндәгеләрне бар дип тә белмичә, кычкырып сүгенәләр. Кисәтү ясадым, ә алар: “Без уйныйбыз гына”, - диләр.

Сүгенүне яшүсмерләр компанияләрендә, хәтта бик кечкенә балалардан, җәмәгать урыннарында, транспортта еш ишетергә туры килә, әйтмим калганын, затсыз сүзләр хәтта телевидениегә үк үтеп керде. Югыйсә мондый лексика, һич арттырусыз, кеше күңелен, бигрәк тә баланы боза һәм аннан арыну бик кыен.

Күңелне тырнаган тагын бер әйбер турында әйтәсем килә. Кайбер ата-аналар үз балаларының көннәр буе компьютер каршында утыруларына, анда-монда йөрмәүләренә, урам йогынтысына эләкмәүләренә сөенәләр.

Әйе, Интернетның виртуаль дөньясы матур, сихри, анда бар нәрсәне табып була, юкка гына аны “дөнья пәрәвезе” (“всемирная паутина”) димиләр. Әмма Интернет - психикасы ныгып өлгермәгән бала өчен реаль дөньядан алып китүче наркотик сыман. Шуның өчен ата-аналар ул-кызларының күзләрен, сәламәтлекләрен бетерүләре хакында, балаларының саф һавада аз булулары, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү кирәклеге турында уйланырга тиешләр. Бу бик җитди проблема, аңа бармак аша гына карарга ярамый.

Екатерина Зубова.

Шешминка авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев