Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Нефть музеен күрдек

Безгә, “Татнефтепром” җәмгыятендә эшләп лаеклы ялга чыккан пенсионерларга, Шөгердәге нефть музеен күрергә насыйп булды. Бу сәяхәтне нефтьчеләр бәйрәме көннәрендә оештырдылар.

Ачык һавадагы һәйкәл-музейда битум табу процессын, кызыклы экспонатлар  күрдек, тарих битләрен барладык, барын да сокланып карадык.

Шөгергә зур, уңайлы автобуста алып бардылар, тәмле ризыклар белән сыйладылар. Кыскасы, безнең төбәктәге беренче промышленность предприятиесе урынында корылган музей бик ошады. Бу сәяхәтне оештыручыларга, җәмгыять җитәкчеләренә һәм белгечләренә рәхмәтебез чиксез. Шуны да өстәп языйм, берничә ел элек безгә тарихи Болгарны да күрсәтеп кайтканнар иде.

Миндар Борһанов.

Лашман авылы

фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев