Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

“Мөшбикә” мәчетендә бәйрәм оештырган өчен рәхмәт

Чирмешәннең “Мөшбикә” мәчетендә балалар өчен бик күңелле бәйрәм булды. Чара якшәмбе көнне булгач, халык бик күп иде. Балаларын җитәкләп, анда әти-әниләр дә, милли киемнән әби-бабайлар да килгән.

- Корбан бәйрәмендә иң сөенгәне без, балалар, булдык - туйганчы аттракцион уеннарда уйнадык, “сахарная вата”, попкорн белән сыйландык. Сәнгать мәктәбендәге укытучыбыз Наталья Султанова мөселман талисманнары ясап истәлек бүләге тапшырды, - диләр бертуган Язилә һәм Ясминә Гыйниятуллиналар. - Мөшбикә мәчетенә без уку елының һәр якшәмбесендә йөреп, ислам дине нигезләрен өйрәндек, Коръән уку бәйгесендә дә катнаштык.

Мәчеттән һәркем бүләкләр - тәм-том салынган пакетлар белән китте.

- Шундый бәйрәм оештырганнары өчен, Хәбир хәзрәткә, Диләрә остабикәгә, иганәчеләргә дә барыбыздан да зур рәхмәт, - диделәр кызлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев